Булат Хәкимов 8 яшендә трактор астына кереп ята һәм… «интернет-йолдызга» әверелә

-- Лэйсирэ

Башкортостанның Бакалы районы Иске Корыч авылында яшәүче Булат Хәкимовны үз республикасында гына түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә дә беләләр. Чөнки тимер-томыр эшенә хирыслыгы белән дан тоткан агай интернет аша тәҗрибә уртаклаша. “Ютуб” каналында аның 40 лап видеосы бар, аларның һәммәсе өйдә трактор ясауга багышланган.

— Тимер-томырсыз яши алмыйм, шулар арасында казынудан тәм табам, — дип сөйләде 72 яшьлек Булат абый. — 8 яшемдә кулыма шөреп боргыч һәм каргаборын (плоскогубцы) тотып, трактор астына кереп яткан идем, шуннан бирле тимер арасында инде мин (көлә).

 

Беренче тракторымны Бакалыда яшәгән чакта фатирда җыйдым. 3 бүлмәнең берсен остаханә иттем дә, эштән кайткач (Булат абый механик, инженер булып эшләгән — Р.Р.), төне буе трактор җыя идем. Күршеләр стенага шакый башлагач кына туктыйм. Әнә шул 32 ел элек җыйган тракторым әле дә хезмәт итә. “К-700” кебек биленнән бөгелә торган ул, бакчаның ат керә алмаган почмагына да барып, борылып чыга. Аңа тагарга 15 ләп җайланма ясадым: бакча эшкәртергә сабан, тырма, бәрәңге утырту, алу җайланмасы, печән чапкыч һ.б. бар. Авылда яшәгән кеше өчен менә дигән!

Әмма моның белән генә тукталмадым, тагын ике трактор ясадым. Икенчесен арба тагып, әйбер ташырга тотам, өченчесе исә тирес, туфрак, вак таш төяү, йөк күчерү, авыр әйберләрне күтәрү өчен җайланган. Өчесенә дә 32 ат көчле “Урал” мотоциклы двигателен куйдым. Бензинны күп тотмый, көче дә җитәрлек. Тракторларым җәй көне генә түгел, кышын да эшкә ярый. Күрше-тирәнең карын җыеп, балаларга шуып уйнарга тау өеп куйдым. Кар көрәү өчен дә җайланма ясадым: ул карны читкә аттырып, сибеп бара…

— Кирәкле бөтен әйбер булса, тракторны җыю озакка сузылмый, — диде Булат абый. — Хәзер тәҗрибәм шактый, өйрәнчекләргә интернет ярдәм итә. Өйгә килеп сораучылар да күп, Сабантуйга: “Трактор белән чык әле”, — дип чакыралар, анда да кызыксынучылар була. Нигездә, интернет аша аралашабыз. Трактор ясарга тотынучылар: “Моны ничек эшлисе икән?” — дип сораса, “Ютуб”ка үзем куйган видеоның ссылкасын бирәм…

Рәзилә РӘСИМ. Ирек мәйданы

Бәйле