1 апрельдә илдә социаль пенсияләрнең 2 процентка артачагын хәбәр иткән идек. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карар хокукый-мәгълүмати рәсми порталда басылып чыкты. Илдә 4 миллионга якын кеше социаль пенсия ала. Исегезгә төшерәбез: картлык буенча мондый төр пенсия кешенең иминият стажы һәм баллары җитәрлек булмаганда билгеләнә.
Нигездә сүз рәсми теркәлеп эшләмәүчеләр яки төрле сәбәпләр аркасында аз эшләгән кешеләр турында бара. Социаль пенсия электән башкалар белән чагыштырганда биш елга соңрак билгеләнде. Пенсия турындагы законга үзгәрешләр кергәнче, хатын-кызлар – 60, ир-атлар 65 яшьтә социаль пенсиягә өметләнә ала иде. Яңа закон буенча һәр ике якка да тагын биш ел өстәлде. Россия Пенсия фондыннан аңлатуларынча, беренче, икенче, өченче төркем инвалидлар, инвалид балалар, туендыручысын югалткан кешеләр, әти-әнисенең кайдалыгы билгеле булмаган сабыйлар, Россиядә яшәүче чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаганнар социаль пенсия алу хокукына ия. Социаль пенсияләр ел саен 1 апрельдә индексацияләнә. Быел индексация ясалгач, пенсияләрнең уртача суммасы 9 мең 266 сумга җитәчәк, диләр.
Кичә шулай ук Дәүләт Думасы икенче укылышта аз керемле пенсионерларга яшәү минимумы күләмендә өстәмә түләү буенча закон проектын карады. Аңа хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча Дәүләт комитеты тәкъдимнәрен кертте. Социаль пенсия алучылар өчен, ни кызганыч, 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә уртача 1 мең сум өстәлә дигән сүзләр коры вәгъдә генә булып калды. Яңа документ буенча башта социаль өстәмә түләү карала һәм шуннан соң гына индексация ясала. 1 апрель өстәмәләреннән соң, пенсионерларның пенсиясе яшәү минимумы суммасыннан артып китәчәк, дип фаразлана. Проектта язылганча, эшләмәүче пенсионерларның да алдан вәгъдә ителгән суммасын капларга тиешләр. Алар моны бераз соңрак, май-июнь аенда алачак икән. Әлеге комитет “Бердәм Россия” фракциясенең төбәкләрдә пенсионерлар өчен бер үк яшәү минимумын билгеләүне кертү тәкъдимен дә хуплады. Ул исә социаль-икътисади үсеш фаразларыннан һәм федераль бюджет турындагы законнан чыгып билгеләнәчәк. Төбәкләрдә дә яшәү минимумы суммасы РФ хакимияте эшләгән кагыйдәләргә нигезләнәчәк. Элек һәр төбәк яшәү минимумын үзе билгели иде һәм пенсия түләгәндә җитмәүчелекне федераль өстәмә белән каплый иде. Әлеге мәсьәлә 21 марттагы өченче укылышта да каралачак һәм җәмәгатьчелек фикере дә өйрәнеләчәк. Документ март азакларында гына әзер булачак.
Социаль пенсия уртача 182 сумга арта. Инвалид балаларныкы һәм балачактан инвалид булган беренче төркем инвалидларныкы уртача 268 һәм 270 сумга күтәрелә. Татарстанда социаль пенсия түләү 82 мең кешегә кагыла. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел ахырында республикада пенсия һәм башка түләү алучылар саны 1 миллион 151 мең кеше булган.
(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 40, 20.03.2019/)