«Үзе дә, сөтле сыеры да кирәкми, Аллам сакласын мондый ирдән» [тормыш хәле]

-- Гузель

Дөнья булгач, ни генә юк. Чирек гасыр бергә торган кешеләр дә аерылып куя. Шаклар катасың. Минем танышларым арасында да бар ул андыйлар. Үзем дә күптәннән ялгыз булгач, белдерүләр укыштырып барам. Үземә туры килердәй ирләргә шалтыратып, танышып караганым бар. Безнең татар хатыннары кияүгә чыккач, барыбер дә “яшим” дип яшиләр инде, тормышны җигелеп тарталар.

Танышкалап торгач, минем хәзер бераз гына тәҗрибәм дә бар инде. Шуны әйтәсем килә: элек мин аерылган ирләргә ул кадәр каршы түгел идем бит. Ә хәзер барыбер алай ук уйламыйм. Үземә аерылган ирләрнең кирәк түгеллеген аңладым. Чөнки ничек кенә булмасын, юньле ирдән китмиләр ул хатыннар. Соңгы танышым да аерылган ир иде. Телефоннан сөйләшеп тордык, аннан күрешеп танышырга булдык.

Мин аны нык ошаттым инде. Сөйләшүе дә, хатын-кызга мөнәсәбәте дә әйбәт иде. Башка бик күпләр кебек, беренче хатынын да хурлап сөйләмәде. Бик озак яшәп, балаларын үстереп, укытып бетергәч кенә аерылышканнар алар. Хатыны белән ник аерылышканнарын мин төпченмәдем. Үзем дә ирем белән аерылышу турында кешеләргә сөйләргә яратмаганга, башкаларның кичерешләрен аңлыйм.

Үткәннәрне искә аласы килми бит аны. Ник тагын әйләндереп сөйләп утырырга. Әмма бу ир балалары белән дә аралашмый булып чыкты. Анысына бик аптырадым инде. Чөнки ничек кенә булса да, балалар – атадан, ата балалар белән аралашуны өзәргә тиеш түгел бит инде. Аралашу юк икән, димәк монда бик каты нидер булган дигән сүз бит. Шулай да, мин уйларымны бик белдереп бармадым бу иргә.

Әлеге дә баягы, чит гаилә, минем аларга катнашым юк дип килдем. Танышып, күрешеп аралаша башлагач та, бу ир мине ошатты. Очрашуларга да бик юмартланып килә иде. Беренче очрашуга чәчәкләр күтәреп, пироглар, конфетлар белән килеп кергән иде. Аннан соң мине үзенә чакырды, минем тормышларны да күреп кит, диде.

Ул ир безнең күрше районда гына яши. Ара ерак түгел. Билгеләнгән көнне мине үзе каршы алды. Автобус алар борылышына туктый безнең. Ул машинасы белән мине шунда каршы алды. Көтеп торасы булмады, алданрак чыгып торган иде. Йорт-җирләре, ишегаллары, абзар-куралары – миңа ирнең бар тормышы ошады. Өйләрен дә бик зурдан кубып, яшим дип яшәгәннәре күренеп тора. Монда алар хатыны белән яшәгән бит инде. Аның уңганлыгы да сизелә. Бөтен әйбер дә бик уйланылып, көндәлек тормышта уңай булсын өчен дип эшләнгән. Карап, сокланып йөргән саен күңелне шом ныграк баса минем.

Шушы кадәр дөньяны ташлап китәргә нәрсә этәргән микән соң дип, бик каты уйландым. Мин беләм менә үзебезнең авылдагы берничә хатынны. Аларның ирләре дә ир түгел, юк нәрсәләр. Хатыннары яратмый да, хөрмәт тә юк. Еллар буе бер-берсен интектереп, чит кешеләр сыман яшиләр. Әмма барыр җире булмагач, корган тормышларын калдырып китәселәре килми. Ир дә беркая китми, хатын да китә алмый. Чөнки күпме көч, күпме акча, күпме күңел җылысы кергән бит аларның бу тормышларына.

Шуңа да аңлап була. Әле аларның йорт-җирләрен минем бу яңа таныш ирнеке белән чагыштырып та булмый. Юлдан соң чәйләр эчеп алгач, танышым: “Мин сине хәзер сыныйм: өстәлләрне юып-җыеп куй, идәндә бер валчык та калмаслык итеп себереп, юып чыгар, аннан бергә сыер янына чыгарбыз”, – ди. Телсез калдым! Аны шулай кисеп әйтмәсә дә, артымнан юып куяр идем инде. Кем беренче килгән кешегә шулай ди? Савытларыбызны гына юдым да, идәнгә алынмадым.

Ул бит карап торып эшләтә, җитмәсә. “Син өйне карый тор, мин абзар тирәләрен, малларны ашатып керим”, – дип кенә дә чыгып китсә, үзем дә беләм мин ничек юасын. Бик әйтсә дә, сыерын да саумадым, кирәкми. Әле әйтә, миңа килеп яшәүченең бирнәсе булырга тиеш, ди. “Икебезнеке тигез булсын өчен, син дә монда сыерың, аның бозавы белән килерсең, сарыкларыңны да сатма, туганнарыңа бирмә – монда алып килербез. Минем машина бар, юллар киптергәч, төяп алып кайтабыз!” – ди.

Кунакка килеп, тормышыннан ах-ух килгәч тә, чаптырта-чаптырта яшәргә килә дип уйлады бугай. Хатынын да шулай дип изалагандыр инде ул. Яңадан белештем инде, бу ир аңа тәрәзә төбендәге гөлләрен дә алып китәргә рөхсәт итмәгән хәтта!

Хатын суд буенча шушы йортның яртысын акчалата алуга ирешкән дә, кием-салымын гына алып, балалары янына киткән, диделәр. Үзе дә, сөтле сыеры да кирәкми, Аллам сакласын мондый ирдән. Шунысын мин хәзер тәгаен аңладым: юньле ирдән хатыннар китми ул.

 

Язмыш кочагы
Л., Теләчедән
Фото: Комсомольская правда

Бәйле