«Баланы бер тартма аракыга алыштырабыз» [Зәйдә булган хәл]

-- Лэйсирэ

Зәй районының Аксар авылына кайткач, Гүзәл ханым Хәбибуллина белән очрашкан идек. Улын авылдашлары кыйнавы хакында язма язу өчен… Бу язма чыкты, («Ул егетләрдән бөтен авыл халкы курка», «Б.Г.», №3, 23 гыйнвар, 2019), ә Гүзәл апа сөйләгәннәрнең барысы да басылып бетмәде. Бу мәкаләбез башка әйбер хакында. Сүз иярә сүз чыга, дигәндәй, Гүзәл апа тормышындагы бер кызыклы да, кызганыч та вакыйга турында сөйләгән иде…

«УРАМДА КАЛТЫРАНЫП ТОРА ИДЕ»

– Моннан 15 ел элек булды бу хәл. Ул вакытта мин Зәйдәге бер кафеда эшли идем. Иртәнге якта, сменамны тапшырып кайтып китәргә җыенам. Автобуста кешеләр эшкә бара, базар янына әбиләр чыгып утырган – вак төяк саталар. Февраль аеның, гадәти суык бер көне иде. Шулвакыт әлеге әбиләр янында бер бәләкәй баланың суыктан калтыранып басып торуын күреп алдым. Өстендә юка гына көзге куртка, бер кат ыштан, башында нәзек җептән бәйләнгән бер башлык. Аягында резин итек. Минәйтәм, бу кем баласы? Шушы суык вакытта нишләп иртә таңнан урамда йөри? Янына барып, үзем белән кафега алып кердем моны, – дип башлады әңгәмәдәшем сүзен.

Мари кызы, 4 яшьлек Люда булып чыга ул. Теле-телгә йокмый, бик шук, акыллы гына бер бала. «Нишләп чыгып киттең өеңнән?» – дип кызыксына Гүзәл ханым. «Әни өйдән чыгып йөгерде, аның артыннан әти дә чыгып йөгерде. Мин дә өйдә калмадым инде. Абыйлар бар минем, алар мине кыерсыта», – дип җавап бирә кыз. Абый дигәннәре дә үзеннән әллә ни зурлар түгел икән – берсе – 7, икенчесе – 9 яшендә. Балалык шуклыгы белән, «сугышкан» булганнар да, шуларга үпкәләп, өйдән чыгып киткән, күрәсең.

– Туңып беткән бит инде бу. Җылытып, ашарына бирдем. «Сездә җылы, рәхәт икән», – дигән була. «Син өеңә кайта беләсеңме соң?» – дим. «Беләм», – дип, баш кага. Кулына ипиләр тоттырдым, юл аркылы чыгарып куйдым да, «Бар, кайт инде алай булгач, эзләп чыкканнардыр сине», – дим. Кайтарып җибәргәч, озак вакыт та үтмәде, кире әйләнеп килгән. «Мин сезгә тагын килдем әле. Мине өйгә кертмәделәр», – ди. Кая бара инде бу бала хәзер, дип, аптырап, иремә шалтыраттым. Ул җинаятьчеләрне вакытлыча тоткарлау изоляторының җитәкчесе булып эшли иде. «Калдырма инде алай итеп урамда – сменаңны тапшыр да, өйгә алып кайт», – диде. Шулай итеп, бу кызны үзем белән алдым. Кайту белән беренче чиратта юындырдым. Өсләре пычрак булса да, башында бете-фәләне юк иде, чәче дә матур, шундый матур бала иде ул үзе. «Сез авырттырып юмыйсыз икән, сездә шампунь да бар икән!» – дип сөйләнеп утырган була. Юындыргач, нәрсә таптым – шуны кигерттем, үз балаларым малайлар гына, кыз киеме юк. Ул арада ирем эштән кайтты, ашарга утырдык. Бәләкәй балага ашарга бүлгәндә кечкенә тәлинкәгә, башкаларга караганда әзрәк салып бирәсең бит гадәттә. Бу кызга да шулай иттем. «Ә нигә миңа әз салдың?» – ди. «Тагын салам, балакаем, башта монысын аша», – дим. Күрмәгәндәй ашады, ашады да, аннан соң косып интекте. «Менә, шуңа күрә икенче юлы күп итеп ашама, Борчылма, бездә ризык беркайчан да бетми», – дим. Бу баланың әти-әнисе эчкечеләр булып чыкты. Ашарларына булмаган, аналарының закускага дигән ипиләрен урлап, яки «он боткасы» пешереп ашаганнар алар, – дип сөйли Гүзәл ханым.

Он боткасы дигәннәре – суга он бутап ашау. Әле сәрхүшләр өендә ничек он булгандыр…

Люданың тагын бер сәерлеге ачыла – үзенә йоклау өчен урынны идәнгә җәеп бирергә куша. Караватка җәйгән булганнар да – идәнгә ятам, дип көйсезләнгән бала. Күрәсең, шунда гына йоклап өйрәнгәндер. Менә шулай итеп Люда яңа гаиләдә, яңа кешеләр белән яши башлый. Киемнәре сәләмә генә булгач, Гүзәл ханым беренче эш итеп, 13нче хезмәт хакына базарга барып, кызны баштан-аяк киендерә.

– Минем 12 көн ялым башланачак иде, үзебез Аксарга, авылга кайтып китәсе идек, бу баланы ялгыз өйдә калдырып булмый бит инде. Андый алама киемнәр белән дә алып кайту читен. Майкадан алып, курткага кадәр алдык. Теге баланың сөенүләре! Гомердә дә әйбәт кием күргәне булмагангадыр…

Акрынлап урысча гына сөйләшкән Люда татарча өйрәнә башлый, «әни, әти»дип тә эндәшә башлый. Әле исемен дә үзгәртергә куша: «Мине Наилә дип йөртегез!» – ди.

– Аның белән бер яшьләрдәге Наил исемле улым да булгач, гел улыбыз кебек безнең өчен кадерле буласы килде аның. Шуңа үзен татарча, улымныкына охшатып Наилә дип йөртүебезне теләгәндер, бәлки. Бер мәртәбә, килеп кердем бүлмәгә – бу минем үз малаемны буып ята. Зәңгәрләнә башлаган иде малай. Ярый килеп кердем. «Нишлисең син?» – дим. «Миңа гына кирәк мәхәббәт, мине генә яратыгыз. Телевизордан күрдем болай иткәннәрен, шуңа шулай эшләдем», – ди…

Хәйруллиннар гаиләсендә пәйда булган кызны күргәч, авыл халкы арасында да яңа матур гайбәт туган. «Иремнең башка хатыннан туган кызы дип сөйләделәр», – дип елмая Гүзәл апа Хәйруллина. Бернигә дә карамастан, исләре китми, баланы әлегә үзләрендә калдырып торалар.

«ЯҢА КИЕМНӘРЕН БИРСӘМ – САТЫП ЭЧӘЧӘКЛӘР ИДЕ»

Гүзәл ханымның ире вакытлыча тоткарлау изоляторында җитәкче булып эшләгән, дигән идем. Бервакыт изоляторга «Балаларым, балаларым», – дип сөйләнгән бер исерекне китерәләр. «Безнең Люданың әтисе түгел микән бу?» – дип шикләнә ир. Сәрхүштән сораштыра башлый. Шул булып чыга бит! Торган җирләренең адресын язып алып, кызны кире кайтарырга карар бирәләр. Гүзәл ханым разведкага бара.

– Башта мин белешү өчен генә бардым: кемнәр бу, бала кирәкме боларга, ничек яшиләр… Килеп кердем. 4 бүлмәле фатир. Шунда сәрхүш карчык йөри, бөтенесе исерек. Минәйтәм, гомер буе ирем дә, үзем дә эшләп тә, фатир ала алмыйбыз, ә боларга 4 бүлмәле фатир каян килгән, дим. Зур булуы беләнмени – ул янган өй кебек, бөтен дөньясы кап-кара. Әйберләр җимерек, сасы, пычрак, ишекләре ватылып беткән, бәдрәф ишекләре бөтенләй юк. Бер ишекне терәтеп кенә куйганнар… Ул өйнең җирәнгечлеген, куркынычлыгын әйтеп аңлата торган түгел. Килеп чыкты бер хатын. Люданың әнисе шул булып чыкты. «Балаңның кайда икәнен беләсеңме син?» – дим. «Беләм, яхшы кешеләрдә», – ди . «Бездә бит ул! Кирәк түгелмени ул бала сиңа?!» – дим. «Бер ящик аракы алып кил – баланы үзеңә алырсың», – диде. Кайтып киттем дә, әйттем мин моны иремә. «Әстәгъфирулла», – дип куйды ул да. Шаккаттык бу сүзләренә, – дип сөйли Гүзәл апа.

…Берничә көннән соң кызның исерек анасы килеп, Хәйруллиннардан баланы алып китә. Бирми хәлләре юк – кеше баласы бит… Кечкенә Люда китәсе килмичә бик каты елый. Тик баласын аракыга алмаштырасы әни кешедә аның нигә елавы кызыксыну уятмый, ул балага алынган яңа киемнәр турында сораша.

– «Син бит аңа яңа киемнәр алган булгансың, ник аларны кигертмисең өстенә?» – ди. «Кыйммәтлеләрен бирмим», – дидем. Чөнки кешедән ишеттем: «Балалары өчен әйбәтрәк әйбер бирәбез – сатып эчәләр, кидереп тә тормыйлар», – диделәр. Шулай итеп, кире сәләмәләрен кидереп, әнисе белән кайтарып җибәрдек. Кайтып китсә дә, эч поша бит – ничәдер көн безнең белән яшәгәч, үзебезнеке кебек була башлаган иде. Кич белән хәлен белергә бардык, ул инде безнең муенга килеп асылынды, сөенде. Кайтып киттек тә, икенче көнне иртә таңнан ишек шакыганнарына чыксам – тагын алып килгәннәр бит бу баланы. Анасы әйтә: «Минем барасы җирем бар иде, сездә калып торсын әле?» – ди. Теге бала сөенде инде алып калгач. Ә анасы шул килүеннән соң юкка чыкты…

Кыз кабат Хәйруллиннарда яши башлый. Ләкин ишек шакулардан, чит кеше килеп керүләрдән курка – үзен кабат алып китмәгәйләре дип шикләнә. Алып китәргә җыенучы булмый Люданы. Шактый вакытлар узгач, исерек әтисе килеп, акча гына таләп итә: «Баламны алдыгыз, акча да бирмисез! Хәзер ут төртәм, өегезне яндырам», – дип тавыш чыгара. Шуннан аны полициягә шалтыратып, илтеп яптыралар.

– Бу хулиганлыгы өчен җәза төре бирергә тиешләр иде, суд булды. Судта оялмый да: «Мин бит ул акчаны бурычка сорадым», – ди. Казыйның әйткән сүзләрен гел онытмыйм: «Бу хатын синең балаңны урамнан табып алган, ашаткан, киендергән, әле сиңа акча да бирергә тиеш идемени?» – дип сорады. «Син аңа бала кирәк булганга алган дип беләсеңме әллә?! Утыр! 15 тәүлек сиңа!» – диде. Шулай итеп, Люда бездә калды. Безнең балалар белән бертигез булды, янымнан да китмичә кочаклап кына тора иде мине. Яшибез, яшибез, боларның күршеләре мине күргәндә: «Рәхмәт яусын инде сезгә, йөрегез әле артыннан, шушы балаларны ятимнәр йортына булса да алып китсеннәр», – ди башлады. Без дә бу сүзләргә колак салып, кызны үзебездә калдырырга ниятләдек. Иң башта аның ата-анасын хокукларыннан мәхрүм итү буенча йөрергә кирәк иде. Без опека органнарына мөрәҗәгать иткәч, судлар башланды – теге исерекләр судка килми. Шуннан прокурорга барып шикаять иттем – яшәгән җирләрен барып карагыз әле сез аларның, дим, – дип сөйли Гүзәл Хәйруллина

«СИН ПЕШЕРГӘН АШНЫ САГЫНАМ»

Прокурор барып тикшерү үткәргән, шулай итеп, ниһаять исерекләрне ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Хәйруллиннар Люданы үзләренә алу өчен документлар җыя башлаган. Документлар җыелып бетсә дә, кызны Хәйруллиннарга бөтенләйгә бирмиләр. Чөнки фатирларының мәйданы җитми – нормадагыдан азрак килеп чыга. Ә вакытлыча гына тәрбиягә алырга теләсәләр, кечкенә квадрат метрлы фатир да ярый, дип, вакытлыча гына яшәтеп торырга тәкъдим итәләр аларга. Тик Гүзәл апа риза булмый. «Вакытлыча гына алып тор да, матди яктан бездән байрак башка бер гаилә табылгач, илтеп бирәсеме? Ул бит җанлы кеше, курчак түгел» – дип сөйли әңгәмәдәшем. Һәм шулай итеп, Люданы вакытлыча үзләрендә калдыруга каршы киләләр, кызны ятимнәр йортына алып китәләр. Алай да, Люда янына барып йөри Гүзәл апа. Һәр килүендә кыз аны тәрәзә төбендә зарыгып көтеп ала.

– Нәрсә алып килим сиңа, дип сорагач, берәр бала булса, баллы тәм-том сорар иде. Бу исә: «Үзең пешергән ашны. Син пешергән ашны сагынам», – дип сорый иде. Аның зарыгып безне көтүен күргәч, тәрбиячеләре башка килеп йөрмәскә киңәш бирде. Аннан соң Люданы шунда эшләүче ханым тәрбиягә алды, диделәр. Шулай итеп аралар өзелде безнең. Ләкин мин аны әле хәзер дә еш кына искә алам. 21 яшендә ул хәзер. Ниндирәк кыяфәттә икән, кем икән ул бала, беләсе иде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Хәйруллиннарның өендәге фотоальбомда хатирә булып, кыз белән бергә төшкән фотолар гына калган. Бәлки бу фото аша үзен танып, кыз кайчандыр үзен бәхетле хис иткән әлеге гаиләне үзе эзләп табар. Яки редакциягә элемтәгә чыгар әле…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Зәй – Казан, Безнең гәҗит

Бәйле