«Аллам сакласын инде, елап яшәргә язмасын» [тормыш хәле]

-- Гузель

Тиздән бер туганыбызны кияүгә бирәбез, Алла боерса. Шул мәшәкатьләр белән йөргән көнебез. Без чакырган кунак кына булсак та, туган үзебезнеке булгач, бераз дулкынлану да бар. Кияү ягына үзебезнең нәселне сынатасы килми бит. Бар да әйбәт кенә узсын дибез инде. 

Безнең нәсел төшеп калганнардан түгел. Кызларның – чибәрлеге, егетләребезнең җегәрлеге бар. Берничә кешене генә санамаганда, тулаем алганда бар да эшле, машиналы без. Башта үзебездә ясалган машиналар иде, хәзер әкренләп бар туганнар да чит ил машиналарына күчеп бетеп баралар.

Булачак кияү белән безнең кәләш ел ярымлап йөрештеләр. Мин егетне ике-өч кенә күрдем. Тиз арада гына күрешүләр булды ул. Без туганнарга кереп бара идек, аның чыгып китеп барышы икән. Аяк өсте генә исәнләшеп таныштык та, шуның белән шул, хушлаштык та. Башка күрешүләр дә шулай тиз генә булды.

Әмма шулай булса да, күзгә беренче чалынган нәрсә – аның чибәрлеге булды. Галәмәт матур кияү! Артистлар чибәрлеге генә түгел анда, табигатьтән бирелгән әллә ниткән чибәрлек. Бер кыек җире юк аның, искитәрлек менә. Шуның кадәр чибәр булса да булыр икән дип карыйм.

Ул балага үскәндә күзләр тиеп беткәндер, туганлашып китсәк, кодагый буласы кешедән сораштырасы булыр әле. Яныңда чибәр ирең яки хатының булу бер дә начар түгел инде. Әмма безнең әби мәрхүм ирең үзеңнән ямьсезрәк булсын дип гел әйтә торган иде. Матур кешегә башкалар да кызыга бит, Аллам сакласын. Хатын-кыз нык әшәке бит ул.

Хәзерге яшьләр үзләренекенә ирешәм дигәндә бернигә карамыйлар, аларны туктатам димә, таптап китеп өстеңнән узачаклар. Мин үзебезнең туганым өчен борчылам. Әлегә бик бәхетле алар. Бер-берсенең күзләренә генә карап торалар, җитәкләшеп кенә йөриләр. Әмма тормыш итә башлагач, төрле чаклары була бит аның, һаман-һаман гына җитәкләшеп йөреп булмый.

Күзләр дә башкаларны күрә, чагыштыра. Хатын-кызлар күп бит, кайсы яктан карасаң да, ирләрне ымсындырып үзләренә генә алырга торалар. Аллам сакласын инде, тугыныбызга елап яшәргә язмасын, дип борчылам. Чибәр ирләр үзләренең чибәрлеген белә бит ул. Тора-бара шуның белән масаеп йөри башламасын иде.

 

Язмыш кочагы
Фото: Freepik

Бәйле