Хәйран калырлык уңыш, яки Помидор үстерүнең кеше белми торган әмәле

-- Лэйсирэ

Өченче ел җәйге челләдә, ирем эштә вакытта, бакчадагы краныбызга ләм тыгылып, су килмәгәнгә аптырап, кемне булса да ярдәмгә чакырырга өметләнеп, аллея буйлап менеп киттем. Бәхетемә алтын куллы, ярдәмчел Геннадий дәдәйгә юлыктым.

Ул койма кырыйларын ныгыта, карчыгы Наталья түти тәрәзә рамнарыннан ясалган җыйнак теплицада уңыш җыя иде. Корылманың эченә күз салсам, томат уңышының муллыгына хәйран калдым.

Түшәмгә чаклы сузылган, куак сыман көчле тармаклы үсентеләргә тезелешкән ифрат күп санлы помидорлар күзләремне кыздырды. Тигез, эре кызыл, алсу, сары, яшел помидорлар бизәлгән чыршыга эленгән лампочкалардан ким җемелдәми. Чиктән тыш гаҗәпләнү катыш соклануым йөземә чыккан булган, ахрысы. Ачык күңелле әбекәй, уйларымны укыгандай: «Ашыкма, күршекәем! Әүвәле бергәләп җиләкле чәй эчик, аннан соң барысы турында да тәфсилләп сөйләрмен!» – дип, мине алмагач ышыгындагы өстәл янына әйдәкләде.

– Помидорларны болай үстерү әмәлен Геннадий дәдәң Краснодар краена кунакка баргач өйрәнеп кайткан иде, – дип сөйләп китте хуҗабикә. – Элек йөз төп помидор утыртып та бу чаклы уңышны төштә дә күргәнебез юк иде. Элеккечә үстергәндә, кат-кат төбенә өеп, ун көн саен ашлап, су сибеп, корткычлардан, чирләрдән саклап, үсентенең янсабакларын әледән-әле өзеп, һәр сабагын аерым күтәртеп бәйләп, җәе буе изалана, тәмам хәлдән тая идем. Әле ярый уңышың үзеңә насыйп булса. Кайбер елларда фитофтора төшеп, помидорларым бер-ике көндә каралып чыга, өметләнеп үстергән уңышны туйганчы ашый алмый кала идек. Җаным сыкрый-сыкрый, черек помидорларны чиләкләп чокырга түгүем истә. Тәрәзә рамнарыннан картым әмәлләгән бу теплицадагы 16 төптән 50-60 (!) чиләк уңыш җыябыз. Һәр төптә кимендә 3-4 чиләк йодрык-йодрык помидор өлгерә.

Туйганчы чи килеш ашарга, маринадларга, тозларга, салатлар, кетчуп, аджика, керәнле кабымлыклар ясарга, согын чыгарырга, кышка катырып куярга җитә. Туган-тумачага, дус-ишкә күчтәнәчкә таратам. Хикмәт санда түгел, сыйфатта, сеңлем, – дип елмайды Наталья әбекәй. Технология турында тәфсилләбрәк сөйләп бирүен үтенгәч, яныбызга Геннадий дәдәйне чакырып китерде. Хуҗабикә: «Әтисе, күршебезгә серебезне ачабызмы соң?» – дип серле елмайды. Геннадий дәдәй – уенчак холыклы, сүзгә кесәгә керми торган җор телле карт, ялындырып тормады.

– Безнең халыкта тамырына бак дигән гыйбарә бар. Теләсә кайсы үсемлекнең күпме уңыш бирә алуы тамырының ничаклы көчле, тармаклы булуына бәйле. Помидор үстерүгә дә кагыла ул. Наташа дөрес әйтә, санда түгел, сыйфатта хикмәт. Бакчада көзге эшләр төгәлләнеп килгән мәлдә, теплицадагы үсемлек калдыкларын җыеп яндырам, рамнарны, пыялаларны содалы су белән юып, ишек-тәрәзәләрне ачып җилләтеп, корылманы әйбәтләп киптерәм. Аннан соң, яшьләрчә җилләнеп, үтә дә җаваплы эшкә керешәм. Түтәлдә араларын якынча 1 метр 20 см калдырып, тирәнлеге 30 см лы, аркылысы-буе ярты метрлы чокырлар казып чыгам. Өске катламдагы уңдырышлы туфрагын бер якка, астагысын чокыр әйләнә-тирәсенә өя барам. Чокыр төбен бакча сәнәге белән казып йомшартып җибәрәм. Киләчәктә үсемлек тамырлары тирәнгәрәк таралсын өчен кирәкле ул гамәл. Тамырлар ничаклы тирәнгә төшсә, аскы катламдагы дымны шул чаклы күбрәк суыра, үсентене яхшырак тәэмин итә. Наташага эш бермә-бер кими, суны сирәк сипсә дә, томатлар сусамый, җимшәннәре коры черек чире белән зарарланмый. Һәр чокыр уртасына 2 метрлы казык кагам, утырту оялары төбенә 1әр чиләк ярым черегән тирес салып чыгам. Шуның өстенә 1әр чиләк урман туфрагы, ком сибәм. Чират читкә өеп куелган уңдырышлы һәм бигүк уңдырышлы булмаган туфракка җитә. Әйбәт туфракны чокырга тартып төшереп, өстенә кырлы стаканның өчтән бере чаклы нитроаммофоска, ярты литрлы банка белән агач көле сибеп җибәрәм. Чокыр мөлдерәмә тула. Туфрагын, черемәсен, комын, ашламасын әйбәтләп болгатып, үзара катнаштырам. Туфракның артып калганыннан чокыр әйләнәсенә 6-8 см лы үрләр ясап чыгам. Помидор утыртыласы түтәлләрем көздән үк әзер була.

Кәлшәләрне тәрәзә төбендә утыртып үстерү белән хатыным шөгыльләнә. Уңдырышлы сортлардан сайлап алып, орлыкны ул әзерли. Март аенда бер-ике мәртәбә бакчага барып, буыннарны язып, күкрәк тутырып саф һава сулап, парник эченә, теплицага, мичкәләргә кар тутырып кайтам. Табигатькә чыккан көннәремдә, беркадәр яшәреп киткәндәй булам: кыш буе каткан буыннарым языла, йокым яхшыра. Апрельдә кояш туры карый башлагач, тәрәзә төбендә тилмерешеп утырган үсентеләрне бакчага алып килеп, көздән тирес тутырып калдырылган, өсте ябулы парникка күчерәм. Май башында теплицам язгы кояш нурларында тәмам җылына, туфрак өлгереп җиткәч, бортиктан 7-8 см эчкәрәк кереп, утырту чокырларына лом батырып, аны бераз як-якка чайкалдырып, 40-50 см тирәнлегендә тишемнәр ясап чыгам. Бер чокырга бер үк сорттагы 3-4 үсентене утыртып була, әмма азрак санда утыртсаң, иркенәебрәк үсәләр. Бу вакытка парниктагы үсентенең буе 55-60 см га җитә, чәчәккә бөреләнәләр. Тамырларын туфрактан арындырам, утыртканда катланып калмасыннар өчен, беркадәр кыскартып кисәм. Сабактагы астагы яфракларны өзеп алам, үсемлек очында 3-5 яфрагы калса җитә. Лейканың сеткасын салдырам. Үсемлекне лом ясаган тишемгә төшергәч, бер савыт җылы суны көчле агым итеп яңа утыртылган үсемлек төбенә сибәм, чокырның бөтен җирен чылатам. Тамырлар арасында бушлык калмаска тиеш. Бер утырту чокырына 8-10 литр су сеңеп бетә. Үсентеләр утыртылып беткәннән соң, бортик белән тигезләшкәнче, төбенә мүлчә тутырам. Кул астымда ни бар – шуны: иске пычкы чүбе, вакланган салам кулланам. Иң мөһиме, төпләре ачык калмасын, туфрак өсте катып китмәсен, дым парга әйләнеп бетеп, үсенте тилмермәсен генә! Мүлчәләүнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Суны икеләтә ким сибәбез. Чүп үләннәре аптыратмый. Су сипкән саен үсенте төбен йомшартып изаланасы юк. Мүлчә астында туфрак утлы табадагы сыман кызмый, шунда яңгыр суалчаннары үрчи. Алар тирес белән туфракны үзара катыштырып, тамырларга суларга мөмкинлек тудыра, җирне йомшартып, эшкәртеп, уңдырышлы катламның сыйфатын яхшырта. Бу ысул белән томатларны ачык грунтка да утыртырга була, тик июньдәге кыраулар чоры узганны көтәргә кирәк. Дугалар куеп, пленка тарттырып, түтәлне төнгә каршы томалап, иртән ачып мәшәкатьләнәсе була. Теплицадагы помидорларның ян сабакчыкларын өзмибез. Чокыр эченә ничә үсенте утыртсак та, сабакларын уртадагы юан казыкка бер шпагат белән җыеп бәйлибез. Төбенә ашламаны җитәрлек итеп салып калдырганга күрә, кат-кат тукландырып азапланасы юк. Хәер, җимшәннәре бик күп яралган елларда, сезонга ике-өч мәртәбә сыекландырылган тавык тизәге (1:50) яки сыекландырылган сыер тиресе (1:20) эремәсе сибәм. Бер утырту чокырына 1 чиләк су, 1-2 литр ашлама, янәдән чиста җылы су сибәргә кирәк. Чирләмәсеннәр өчен, үсентеләрне парниктан теплицага күчерер алдыннан, өсләренә оксихом яисә 1 процентлы бордос сыекчасы бөрким. Чыгарып утырткач 15-20 көннән соң һәм янәдән бер ай-ай ярым узгач, фундазол эремәсе бөркергә туры килә. Җәмгысы өч мәртәбә саклык чарасы күрү үзенекен эшли, бакчабызда фитофторозның эзе дә юк. Помидорны бу ысул белән үстерү безнең кебек пенсионерларга гына түгел, эштән бушамаганга күрә, дачасына атнасына бер генә мәртәбә килеп-китеп йөрүче яшьләргә дә кулай.

Яшебез 70тән узгач, авыр физик хезмәт башкару миңа да, Наташага да җиңел түгел. Шулай да бакчаны ташлыйсы килми. Күз күргәнгә, аяк йөргәнгә, шөкер итәбез. Ни дисәң дә, иртә яздан кара көзгәчә саф һава сулап, чиста су эчеп, үзебез үстергән витаминлы ризык белән тукланып, көн саен хәрәкәтләнеп, гомеребезне озайтабыз. Безне урман кошлары сайрап уята. Оҗмахта гына буладыр мондый хозурлык дип, бакчадагы чәчәкләргә икәүләп сокланып йөрибез.

Уңган хуҗалардан күңелем сөенеп чыктым, Геннадий дәдәй кранымны күз ачып йомган арада чистартып бирде. Рәхмәт йөзеннән, шактый соңлап булса да, шушы мәкаләне яздым.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре, Безнең гәҗит

Фото: пиксабай

Бәйле