“Әни кайчан кайта?” — Үзәк өзгеч язмышлар

-- Лэйсирэ

Фирая ханымга хәзер әни дә, әти дә, әби дә булырга туры килә. Кызы Гөлчәчәкнең үлеменнән соң ике онык аның кулына кала. 26 яшьлек хатын-кызның ни сәбәпле элмәккә менгәнен берничек тә аңлый алмый ул.

“Нигә алай эшләгәнен һаман аңламыйм”

– Гөлчәчәк бердәнбер балам иде. Илшат белән яратышып өйлә­нештеләр. Матур гына яши башладылар. Башта кызлары Азалия, аннан уллары Динар туды. Беркайчан да тормышыннан зарланмады, – дип сөйли Фирая ханым. – Куркыныч хәбәрне ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Ничек инде асылынган, дим? Башта ышанмадым. Гөлчәчәк тормышны бик яратты. Матур итеп тегә, бәйли иде. Аның пешергән ризыкларын ашап туеп булмады. Иренә дә бик рәхмәтле булды. Илшат та аптырашта. Бу хәл буласы көнне сүзгә дә килмәгәннәр. Матур итеп ирен эшкә озаткан. Балалары һаман әниләрен көтә. “Әни кайчан кайта?” – дип йөдәтеп бетерәләр.

Фирая ханым газиз баласы хакында бик озак сөйли. Гөлчәчәккә ике яшь чагында әтисе вафат була. Баласы үги әти белән яшәмәсен өчен әнисе кабат кияүгә дә чыкмый. Кызы ятимлек ачысын татымасын өчен барысын да эшли. Тик менә гомере генә озын булмый Гөлчәчә­генең. 26 яшендә, нарасыйларын калдырып, дөньядан китеп бара.

– Без башта Мамадышта яшәдек. Соңрак Чаллыга күчендек. Кызымны җирләгәнгә 4 ел узып китте. Кияүгә, ялгыз торма, өйлән, дидем. Шуңа да балаларны үзем үстерәм. Әтиләре белән аралашып торалар. Кызым гына сагындыра. Күршемдә инвалид кыз яши. Кечкенәдән аяклары начар йөри. Аркасында бөкресе дә бар. Әнә шул бала тормышның якасына ябышкан, яшим дип тырмаша. Ә минем кызым… матур тормышын калдырып китеп барды, – дип күз яшьләрен түгә Фирая ханым.

“Нигезегездә каргыш бар, диләр”

Казанда яшәүче Нурания апа да бала хәсрәте кичергән. Кызы 22 яшьтә үзенә кул салган. “Баламны югалтканга быел 13 ел булды. Йөргән егете ташлагач, бауга менгән икән, дип тә сөйләделәр. Әмма без бернинди язу да тапмадык. Бары тик төшемә кереп кенә, монда рәхәт, борчылма, диде. Ул чактагы хәлләремне үзем генә беләм. Бик авыр булды. Табиблар дару белән генә коткарып калдылар. Вакыт уза, әмма йөрәктәге яра барыбер төзәлми. Күзләремне мәңгелеккә йомганчы, озатып барыр инде бу хәсрәт, – дип сөйли Нурания апа. – Күргәннәрем моның белән генә бетми әле. Бер килсә килә бит ул кайгы дигәннәре. Кызымның хәсрәте басылырга да өлгермәде, улым фаҗигале төстә вафат булды. Аның ике баласы, хатыны тол калды. Киленем әле дә ялгыз яши. Башка кияүгә чыкмады. Нигезегездә каргыш бар, диләр. Бер-бер артлы балаларымны югалткач, йөрмәгән җирем калмады. Багучыларга да бардым. Белә торган әбиләр белән сөйләштем. Йортыгыз начар урында салынган, диделәр. Шуннан соң, бар әй­беремне ташлап, Казанга чыгып киттем. Балаларымны югалтканда яшь идем. Тора-бара дингә тартылдым. Мине хәзер бары тик догалар гына коткара”.

“Психологка барудан куркалар”

Ел башында Алабугада яшәгән бер ханым, 4 баласын калдырып, эл­мәккә менгән иде. Чаллыда булган кур­кыныч хәлдән соң тагын ике бала әнисез калды. Бүгенге заманда тор­мыш тоткасына әверелгән ха­тын-кызлар ни өчен үз-үзенә кул сала?

– Хәзер тормыш авырайды. Тормышның авырлыгы хатын-кыз җилкәсенә калды. Гаиләдә ир белән хатын арасында бер-берләрен аңлау юк. Юл куймыйлар. Хатын-кыз үзенә игътибар булмаса, депрессиягә бирелә. Ирләр шешәгә үрелеп юанса, хатын-кыз алай эшли алмый. Алар барысын да күңеленә җыя. Һәркемнең матур тормышта яшисе килә. Монда интернетның да роле бардыр дип уйлыйм мин. Кеше шәхси тормышын социаль челтәрләргә чыгара башлады. Бер-берсе белән ярышалар. Соңрак, авырлык килеп туса, чыгу юлын таба алмый, – дип фикер йөртә психолог Эльвира Сафина. – Бездә бит белгечкә барып киңәш сорау гадәте юк. Кешегә сер ачудан куркалар. Чит илләрдә бу нормаль күренеш санала. Үз эченә бикләнгән кешеләр әнә шул ялгыш адымга бара да инде. Тормышта һәр авырлыктан чыгу юлы бар. Шуңа да башка начар уйлар кертмичә, матурлыкны күреп, сөенеп яшәргә кирәк.

– Аллаһы Тәгалә һәр кешегә дә җанны әманәт итеп биргән. Әманәт – ул сакларга бирелгән әйбер. Шуңа күрә җан бик кадерле нәрсә булып санала. Кеше Аллаһ биргән җанны гомере буе сакларга тиеш. Төшен­келеккә бирелсә, аның яшисе килми башлый, дөнья мәшәкать­ләреннән үзенә кул салып котылмакчы була. Ләкин чынлыкта ул алардан котылмый, ә, киресенчә, үзен тагын да катырак газапка этәрә. Ислам дине күзлегеннән караганда, кеше төшенкелеккә шайтан котыртуы сәбәпле бирелә, – дип аңлата Казан шәһәренең “Өметле­ләр” мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз Сафин. – Кешенең шайтан вәсвәсәсенә бирелүе йә иманының бөтенләй булмавына, йә зәгыйфь булуына бәйле. Аллаһка һәм Кыя­мәт көненә ышанучы кеше дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсен аңлый. Кеше дөньяга гомере буе рәхәттә яшәү өчен генә килми. Аллаһы Тәгалә аны кайбер вакытта авырлык белән дә сыный. Аллаһка чын-чынлап инанган кеше авырлыкны да һәм рәхәтлекне дә бер үк төрле кабул итә.

В. М. Бехтеров исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психиатры Венера Солтанова:

– Кеше тиктомалдан гына үз-үзенә кул салмый. Бу кечкенәдән җыелып килгән проблемалар булырга мөмкин. Димәк, кешенең күңелендә нидер булган. Безгә кешеләр авырулары катлаулангач килә. Күңелдә борчу, тынычлык тапмау булса, психологларга барырга киңәш итәр идем.

Ирләр арасында дөньядан үз теләге белән китүчеләр хатын-кызларга караганда 4 тапкыр күбрәк. Хатын-кызлар исә бу хакта ирләргә караганда 4 тапкыр күбрәк уйлана.

Авыр хәлдә калган хатын-кыз­лар Казанда урнашкан “Фатыйма” кризис үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк­нең телефоны: (843) 246-44-01. “Сердәш” психологик ярдәм күр­сәтү үзәге номерлары: (843) 570-93-73, (843) 571-15-80.

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 61, 26.04.2019/)

Фото: Пиксабай

Бәйле