2 май — Туфан ага Миңнуллинның бакыйлыкка күчкән көне. «Минем иң сагышлы көннәремнең берсе», дип уртаклаша татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев.
«Туфан ага вафат булганнан соң мин ятим калган кебек булдым, ышанып әйтәм, бер мин генә түгел, ә бик күпләр… Әмма аның рухы бүген дә безнең белән, ул илаһи рух безгә куәт бирә, безне алга әйди. Бу фотога без Туфан ага белән Кама Тамагы сабан туенда төшкән идек. Бик ярата иде ул үзенең туган ягын,халкыбызның сабантуй бәйрәмен» дип яза ул Инстаграмда.
Укучылар Разил Вәлиевнең сүзләрен куәтләп комментарийлар калдырган:
«Әйе, бу көнне татар халкы зар елады. Мин хәтерлим әле… трамвайда бер әби, Туфан Миңнуллин вафат дип, әрнеп — әрнеп сөйләде… Урыны җәннәт түрләрендә булсын! Бик яхшы Кеше иде…»
«Бөек кеше…Йөрәк әрни»
«Андыйлар гасырга бер генә туадыр… Милләтебез ятимлек ачысын, юксыну мәгънәсен ул киткәч кенә аңлый башлады кебек»
«(Туфан ага Миңнуллинның афоризмына таянып). Дөнья гаҗәп,кызык, бер карасаң, мескен булсаң таптап китәләр. Баш калкытып, аягүрә бассаң, читкә тибеп, төртеп этәләр. Туры гына атлап барган чакта, кайчан абыныр дип көтәләр. Башың горур тотып үтеп китсәң, үткен караш белән өтәләр. Кеше үзен белми, синең күздән энә очы кадәр чүп эзли… Ә үзенең танау астындагы бүрәнәне генә һич күрми… Кимчелекләр, әйдә, эзләсеннәр, бу дөньяда кем соң ялгышмый? Туфан ага Миңнуллин әйткәнчә, «Пыялага тигәнәк ябышмый!» — дип язалар интернетчылар.