5 майда Казанда «Паркларда һәм скверларда Җиңү музыкасы» дигән дүртенче фестиваль узачак. Тынлы оркестрлар Горки-Әмәт урманында концерт бирәчәк, дип хәбәр итә Казан консерваториясенең матбугат хезмәте. Җиңү музыкасы Казан һәм Татарстанның дистәдән артык коллективы башкаруында яңгыраячак. Казан консерваториясенең тынлы ансамбле һәм солистлары, «Фантазия» джаз-оркестры чыгышларын тыңларга була. Спектакль ахырында заманча композицияләрне «Just Brass» ансамбле башкарачак.
Фестиваль кунакларына 1945 елның 9 маенда бастырылган газета битләре таратылачак, бию флешмобы булачак, фотозоннар оештырылачак.
Чара 11.30 сәгатьтә башлана.
Фото: Казан консерваториясенең матбугат хезмәте