Шаһитлар сүзләренә караганда, бу хәл 1 май көнне Гагарин урамындагы кичке тугызынчы яртыда булган. Букмекер конторасыннан чыккач ир-ат яныннан үтеп барган велосипедчының тәгәрмәченә тибә. Велосипедчы туктый һәм полиция чакырту белән яный. Шуннан соң ир малай артыннан йөгерә. Малайга велосипедны калдырып качырга килә. Велосипедчыны куып тота алмагач, ир-ат җирдә яткан велосипедка тибә башлый.
Бу вакытта вакыйга шаһитларының телефоннарына эләккәннәр.
Таныш булмаган кешенең адекват булмаган эшенә карата баланың әтисе полициягә мөрәҗәгать итүен әйтте.
Видео: Татар-информ