- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә 7 май төнендә Дәүләкәннең Октябрьский урамында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгынны сүндерергә тиз арада 3 берәмлек техника белән 7 кеше, шулай ук полицейскийлар һәм медиклар килеп җитә.
1 сәгать тә үтми, янгын сүндерелә.
“Янгын сүндергәндә 30 яшьлек хатын һәм ике бала – 10 яшьлек малай белән 6 яшьлек кыз мәете табыла”, – дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Әле йортта тикшерү-оператив төркеме, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавателе һәм сынау янгын лабораториясе хезмәткәрләре эшли. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Автор: Ә.Шакирҗанова. Өмет
Чыганак: “Башинформ”
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте