Гүзәлия яңа проекты турында: «Артистка кирәк барлык сыйфатлар да бар бу җырчыда» [видео]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Шушы көннәрдә танылып килүче җырчы Рүзилә Хәертдинованың клибын төшерү процессы төгәлләнде. Аны без дә күзәтеп тордык,  проект продюсеры Гүзәлия һәм яшь җырчы Рүзилә белән аралаштык. Аларның ничек эшләп китүләре, Гүзәлиянең тагын бер проекты җырчы Хаким белән Рүзиләнең мөнәсәбәтләре хакында сораштык.

–                Гүзәлия ханым, Рүзилә белән хезмәттәшлегегез ничек башланды?

–                Без сезнең белән бер ярты ел элек күрешкән идек, ул вакытта минем фикерләрем башка төрле иде, чөнки, беренчедән, бөтен көчемне тоймаганмындыр. Икенчедән, хәтта эстрадада җырлап йөргән артислардан да “минем продюсерым булыгыз әле”, дигән бик күп тәкъдимнәр булды.

Рүзилә миңа шундый тәкъдим ясагач, мин уйламадым түгел, озак уйладым. Русча итеп әйткәндә, “зацепил”, дигән нәрсә булды. Тавышы да, тышкы кыяфәте дә, үзенең стиле, тотышы, зәвык белән киенүе, сөйләве дә ошады. Артистка кирәк барлык сыйфатлар да бар бу җырчыда, дип уйладым да, риза булдым.

–                Рүзилә, Гүзәлия белән эшләп китүегез турында Сездән дә ишетәсе килә.

–                Мин иҗатымны 2-3 ел элек башлаган идем, аннан кияүгә чыгып, бәби алып кайтып, тукталып тордым. Русча әйткәндә, хәзер “созрела”, үземә үсәргә кирәк, дип уйладым. Шулай итеп, интернет челтәре аша җырлар эзли башладым. Мин Гүзәлиягә чыктым, чөнки аның җырларында сүз белән аңлатып булмый торган нәрсә бар. Электән үк аның җырларын тыңлый идем, аларны башкарырга иде, дигән хыялым да бар иде.

Аңа язгач, мине кире кагар дип борчылдым, чөнки кыяфәте буенча Гүзәлияне мин гомумән башка төрле итеп күз алдыма китергән идем. Ул миңа җырлар тәкъдим итте. Без шулай аралашып киттек.

Аннан, берүземә сәхнәгә менү авыр булыр, дип уйладым да, Гүзәлиягә “бәлки мине үз канатыгыз астына алырсыз?”, дип яздым. Ул “уйлыйм”, дип әйтте, аннан бергә эшләп карарга, дигән фикергә килдек.

Менә шулай үзеннән-үзе килеп чыкты. Аллаһыга, Гүзәлиягә бик зур рәхмәтлемен. Бу хәлнең минем белән булганына ышанып бетә алмыйм, төштәге сыман барысы да. Аллага шөкер, авырлыклар да юк безнең. Энергияләребез дә шулкадәр туры килде, без чын тандем. Гүзәлиянең образы телевизордан караганда, усалырак, явызырак кебек тоела иде, ул шукадәр якты кеше икән. Күңелем, йөрәгем белән аңа бик тартылам мин, икенче әнием кебек.

–                Гүзәлия ханым, Хаким белән Рүзиләне таныштырдыгызмы әле?

–                Хаким белән алар таныш түгел, берничә көннән танышырлар дип уйлап торам. Берәр кафеда, формаль булмаган җирдә күрешеп, аралашу булыр.

–                Рүзилә, Хаким белән Сез әлегә таныш түгел икән, арагызда көндәшлек булыр, дип уйламыйсыңмы?

–                Әйе Хаким белән әлегә танышмадык. Юк, көндәшлек дигән нәрсә бездә булырга мөмкин түгел. Мин Хакимне бик хөрмәт итәм, җырларын бик яратам. Образы, стиле, тавышы шәп. Шәп проект дип саныйм.

–                Гүзәлия ханым, татар эстрадасында кызлар күп, Рүзиләнең тамашачысы аз булмасмы?

–                Рузиләнең тавышы моңлы, халыкчан. Хакимнән ул стиле, образы белән аерылып тора. Әйе, татар эстрадасында кызлар күп, әмма чын мәгънәсендә зәвыклы, моңлы тавышлы җырчылар аз. Өметләрем аңа зурдан, шулай булмаса,  мин бу эшкә тотынмас идем дә.

 

Бәйле