Аш-Буҗи авылы кибетләрендә хәмерле эчемлекләр сатылмый

-- irina

Аш-Буҗи авылы – Татарстанның төньягында урнашкан, Киров өлкәсенә терәлеп торган авылларның берсе. Моннан район үзәге Кукмарага кадәр 20 чакрым юл барасы. Читтәрәк урнашкангамы, авыл күбрәк үзенә ышанып, хуҗа булып яшәргә тырыша. Хәзер авылда 700дән артык кеше яши.

Аш-Буҗи авылына XVII гасырда нигез салына. Патша Русиясе чорында ул Әшәлче-Буҗи авылы дип йөртелгән. Халык игенчелек, терлекчелек һәм итек басу белән шөгыльләнгән.

Аш-Буҗидә бүген дүрт кибет эшли. Берсе хуҗалык товарлары белән сәүдә итә, калганнары ашамлык сата. Авылга кергәндә беренче булып «Илдара» кибете тора. Монда азык-төлек кенә түгел, кием-салым да, хуҗалык әйберләре шактый. Ике кибетче дә яулык бәйләгән. «Аракы бармы?» дигән сорауга, алар елмаеп «юк» дип җавап кайтарды. Күрәсең, бу сорау аларның үзләренә дә көлке кебек тоеладыр.

«Аракы сорап кергән авыл кешеләре юк инде. Башка авылдан килгәннәр генә сорарга мөмкин. Бездә андый әйбер юк дигәч, аптырап чыгып китәләр. Аш-Буҗидә исерек күреп булмый. Элек тә безнең авылда эчүчеләр аз иде. Исерекләр күренгәли иде үзе. Əле бу – дин кергәнче, 90нчы елларда», – дип сөйләде кибетче Миңнур Корбанова.

«Илдара»ның хуҗасы – Фәһим Мәннапов. Авылда сәүдәне 2003нче елда ача. Ул вакытта башка кибетләрдә аракы сатканнар. Кибет тотудан тыш, ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә эшли. Пай җирләрендә суган, җиләк үстерә. Урта яшьтәге ирнең дүрт улы да бар. Алар ярдәмгә килә, ди ул.

– Фәһим абый, элек аракы саттыгызмы? Саткан булсагыз, ни өчен туктаттыгыз?

– Аракы сату идеясе беркайчан булмады. Башта сыра сата идек. Аннары хөкүмәт тарафыннан кибеткә аракы куярга кыстадылар. Аракы сатмаган авылларны бигрәк тә кыстадылар. Нишлим икән, дип йөргәндә әни тыйды. «Моңарчы яшәдек бит әле, нәрсәгә ул сиңа аракы?» – диде. Шуннан соң аракы кертүгә юл куймадым.

– Имамнар, авыл аксакаллары сезгә мөрәҗәгать иттеме?

– Сыра саткан вакытта мәчеткә йөрүче минем малайларга әйтеп кайтаралар иде. Үзем ул вакытта йөрми идем әле. «Әти, без сыра сатмас идек», – диде улларым. «Ярар, сатуны туктатам», – дидем.

– Спиртлы эчемлекләрне сатмау табышыгызны киметә, дип уйламыйсызмы?

– Юк. Менә, сыра сатудан алынгач, табыш артты гына. Элегрәк ник сатмыйсың, дип сорыйлар иде. Соңгы вакытта сораган кеше юк. Аннан безнең авылда аракы сатылмас та иде. Кызыксынмыйлар.

Аш-Буҗи кибетләрендә аракы сатуны ун ел элек туктатканнар. Кайсы елда хәмерне җиңүләрен монда төгәл генә искә дә төшерә алмыйлар. Бу эш артында авылның мәчете мәхәлләсе торган.

«Авылда кич белән мәчетләрдә җыелып җәмәгать белән киңәшләшә идек. Шура кебек. Борчыла идек. Ничек аракы сатуны бетерергә дип уйлаштык. Дуңгыз фермасы да бар иде. Аны нишләтергә? Җәмәгать белән сөйләштек, кайбер эшмәкәрләр белән аралаштык. Кайберсе үзе бетерде. Халык каршы килмәде. Иң сөенечлесе шул, авылда беркем дә: ник сатмыйсыз, дип, тавыш чыгармады. Кибетчеләр дә бер сүз әйтмәде. Без тырышлык кылдык, Аллаһ Тәгалә ярдәме белән үзе бетте, әлхәмдүлилләһ», – дип сөйләде Аш-Буҗи мәчете имам-хатыйбы Мансур Тимеров.

Аш-Буҗидә генә түгел, хәзер күршедәге Уразай авылында да хәмер сатылмый икән. «Аракыдан котылу Аш-Буҗи халкының дингә кереп китүенә бәйле», – ди имам. Тыштан бер катлы гына булып күренгән мәчетнең подвал өлешендә халык ярдәме белән бүген иркен зал ясалган. Монда дәресләр бирәләр, мәҗлесләр оештыралар. Үз ашханәсе дә бар. Төп залга сыймаган халык вәгазьне аскы катта телевизор аша карап тыңлый ала.

«Бөтен хикмәт – иманда. Халыкта иман булмаса, каршы чыгучылар да табылыр, талаучысы да, шелтәләүчесе дә булыр иде. Күпчелек халык намазда бит. Җомга намазына гына да 70-80 кеше җыелды. Менә шушы мәчетләрдә гамәл була башлагач, яшьләр тартылды. Аракы – бозыклыкның анасы. Менә шушы аракы, дуңгыз, хәрәм булган җирдә бәрәкәт булмый», – ди Мансур хәзрәт.

«Элек бит колхозга кунак булып килсәң дә эчәсе иде. Һәркемне аракы белән кунак итәсе булды. Тәртибе, кануны шундый иде. Мин колхоз тирәсендә йөргән кеше. Урамда да исерекләр бар иде. Ят әйбер түгел иде», – дип искә төшерде совет елларындагы авыл тормышын Камил Хөсәенов.

Хөсәенов бүген фермерлык белән шөгыльләнә. Суган үстерә. «Быел табыш булырга охшап тора», – дип тә өсти ул.

«Күп җирдә хәзер исерек авыллар да айнып бара. Хикмәт Аш-Буҗидә генә түгел. Бүтән авыллар белән чагыштырганда Буҗи – укымышлы, аек акыллы авыл. Бөтен әйберне беренче итеп эшләп бара. Дингә күчәсе икән, ул аны эшли. Бизнеска күчәсе икән – иң элек Буҗи тотына. Халкы тиктормас, үҗәт, ак көнләшү бар. Тотынган эшен җиренә җиткереп эшли», – дип сөйләде Камил Хөсәенов.

«Эчәргә теләгән кеше күрше авылга бара. Эчкән кеше барыбер таба, өзелми инде ул. Урамда эчеп йөрүчеләр көндез юк, төнлә булгалыйдыр, бәлкем. Хәзер халык дингә бирелеп китте. Берсеннән-берсе күреп мәчеткә җыела. Аракыны да хәзер эчмәскә дип уйлыйлар. Җомгада йөзгә якын кеше булды. Безнең авылда мулла да бик көчле. Химаячеләр яхшы. Мәчетләр гөрли, мәдрәсәләр дә бар», – дип кушылды Аш-Буҗи кешесе Рәсим Закиров.

Аш-Буҗидә бүген күпчелек авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Зур хуҗалыклар тоталар. Бер буш пай җире дә юк диләр. Ашлык, печән, суган чәчүдән тыш, Кукмара төбәгенә хас – йортта итек басу эше дә тукталмый.

«Халык бик бай яши. Минем исәпкә күрә, авылда 40 кешедә «Беларус» тракторы бар. Машиналарның чиге-саны юк инде. Өйдә ничә ир-ат булса, шуның кадәр машина», – дип сөйләде Аш-Буҗидә яшәүче Рәмзия Корбанова.

Рәмзия Корбанова гомер буе укытучы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Башка авыллар белән чагыштырганда Аш-Бүҗи чәчәк атса да, аның киләчәге турында да борчыла ул.

«Монда башлангыч мәктәп бар. Ә урта мәктәп юк. Электән Зур Сәрдеккә 3-4 чакрым барып йөрергә кирәк. Башлангыч мәктәптә 36 бала белем ала. Балалар бакчасына 50гә якын бала йөри. Яңа балалар бакчасы төзеделәр, мәктәп салдылар. Клуб бик иске. Яңа клуб кирәк инде авылга», – ди Корбанова.

Әлеге фикер белән авыл имамы Мансур Тимеров тә килешә. «Яшьләргә зур игътибар бирергә кирәк», – ди ул.

«Бездә яшьләр күп. Авылда яшьләрне калдыру проектлары эшли. Ә бездә калдыру түгел, тотарга кирәк аларны. Клублар бездә бик иске. Спорт мәйданчыклары юк. Яшьләрне кызыктыра торган әйбер юк», – дип борчылуын белдерде Мансур хәзрәт Тимеров.

(Безнең гәҗит,  Марат Гарипов) 

Фото: Безнең гәҗит

Бәйле