«Әниләрнең йөрәге сизгер була икән. Соңлап булса да, мин шуны аңладым» [тормыш хәле]

-- Гузель

Булачак иремне минем әни бер күрүдә ошатмады. “Тормыш алып бара торган кеше түгел бу, кызым. Бәйләнмә син моның белән”, – диде. Әмма мин ул вакытта әни сүзен тыңларлык идемме соң? Егетемны нык яраттым, күзенә генә карап тордым. Ул да мине яратты. Кулында гына күтәреп йөртте дисәм дә була.

Әти-әниләре белән дә берничә атна узуга ук таныштырды, калган туганнары белән дә тиз тотты. Бик ачыклар булдылар бар да. Әни белән дә әйбәт сөйләштеләр, ике якның танышуы да матур гына узды. Миңа бар да ошады инде. Әмма ничек кенә булмасын, әни риза түгел иде аларга. “Хәзер генә очып йөрисең. Берсе дә ышанычылы түгел боларның, кызым”, – диде әни кунакларны озаткач. Анда сөйләштек тә, талаштык та инде. Әмма мин үз сүземнән кире кайтмадым. Кияүгә чыгам, әйбәт яшәячәкбез, дидем. Төртеп күрсәтерлек сәбәпләре булмаса да, әни булачак кода-кодагыйларын күңеле белән ошатмады. “Әллә нинди генә”, – диде. Шулай да, ул мине бөтен йолаларын үтәп, кияүгә бирде. Бирнәгә дип хәтта кечкенә генә сандык та заказга биреп ясатты.Никахтан соң мин ирем янына күченеп киттем. Алар районга якын зур гына бер авылда яшиләр. Без кайнаналарым белән бергә яшибез. Безнең өйләнешкәнгә ел да юк әле. Мин бала көтәм. Ирем алдан бик очынып йөрде минем, анализлар тапшырырга да гел бергә йөрдек, ул көтеп торды. Ә хәзер әлләни булды шунда – ул мине күрми дә. Мин аларга күченеп килгәч, эшкә урнашмадым. Башта эш булмады. Аннары балага уздым. Авырлы килеш берәү дә алырга теләми бит, шулай калдым.

Анысы әле ярар, әмма мин хәзер кунакта яшәгән сыман. Мин бит бу өйгә авырлы көе килмәдем – ник ирем шулай нык үзгәрде, шуны аңламыйм. Иртән эшкә китә ул. Кичен кайтыр дип көтеп торасың, ул шалтырата да, мин соңрак кайтам, ди. Йә егетләр белән утырып алабыз, йә эштә калырга кирәк, йә тагын берәр нәрсә. Аннан соң гына кайта да, ята. Өйдәгеләр яткан булгач, мин дә артык сөйләштермим. Кайнатам белән сөйләшмибез дә диярлек. Кайнанам да иремә аны-моны дәшми. Миңа да берни әйтми. Минем борчылганны күрә бит инде ул, көне буе үземнең генә утырганны да күрә, шулай да берни әйтми. Миңа да әйтми, малаена да әйтми.

Әнигә шушы хәлләрне сөйләгән идем, бик ачуы килде. “Балага узуга ук башландымы проблемаларың? Чыгасың юк иде! Әйтеп тордым бит!” – дип акырды да, телефонын өзеп куйды. Ул чакырса, мин кайткан да булыр идем. Ә болай ни дип кайтып керим инде мин әни янына? Кичә әйтә: карасыннар, ашатсыннар, син бит аларның баласын күтәреп йөрисең, ди. Башыма төшкәч, әнинең никадәр хаклы булганын аңлыйм хәзер. Мине карасыннар, мине ашатсыннар өчен дип кияүгә чыкмадым бит инде мин.

Яки көннәр буе, аннары кичләр буе иремне көтеп утырыр өчен дә кияүгә чыкмадым. Эшләмәгәч, үземнең акча да юк бит минем. Нәрсә алып кайталар, шуны ашыйм. Әни нинди ит кисәге алып калдыра, шуннан аш куям яки турап берәр төрле второй пешерәм. Әниләрнең йөрәге сизгер була икән. Соңлап булса да, мин шуны аңладым. Әни әйткән иде бит, әллә ниндиләр генә, дигән иде. Чыннан да, шулай булып чыкты: әллә ниндиләр генә.

Язмыш кочагы
Исемемне күрсәтмәгез, Кукмара

Бәйле