«Голос. Дети» конкурсында 1 миллион җиңгән Микелла Абрамова акчаларыннан баш тарткан?

-- Гузель

//Tatar today//

«Голос. Дети» конкурсында 1 миллион сум җиңгән Микелла Абрамова, бу акчалардан баш тартып, аларны Анжела Вавилова исемендәге Татарстан Фондына биргән. Бу хакта балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концертында фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хәбәр иткән.

Исегезгә төшерәбез, «Голос.Дети» бәйгесенең тавыш бирү нәтиҗәләрен тикшергәннән соң, «Беренче канал» җырчы Алсу кызы Микелла Абрамованың җиңүен гамәлдән чыгарды. 24 майда «Беренче канал» генераль директоры Константин Эрнст хәбәр иткәнчә, конкурста финалга чыгучыларның барысы да җиңүче дип табылды, ә тамашаны алып баручы Дмитрий Нагиев аларның һәркайсы 1 миллион сум акча алачагын әйтте.

 

ЭхоМосквы

 

Бәйле