Айдардан тамашачы нинди сорауларга җавап сораган? Ни өчен ярдәмгә гармунчы Илфат Шәеховны чакырган?

-- Гузель

//Tatar today//

Җырчы Айдар Tatar today укучыларыннан һәм шәхсән үзенә килгән сорауларга җавап бирде. Бу юлы ул җырларына һәм иҗатына кагылганнарына ачыклык кертте. Килгән сорауларның берсендә җырчының сәхнәгә чыгар алдыннан ничек әзерләнүен сораганнар. Айдар: «Распеваться итәбез, җырларны кабатлыйбыз, белгәннәребезне укыйбыз», дип җавап кайтарды.

Аранжировкасы туктаганда яки ут беткәндә нишләве хакында да кызыксынганнар. «Мондый хәлдә калсам, җырлавымны дәвам итәр идем дип уйлыйм. Әмма андый хәлнең булганы юк», диде җырчы.

Кайбер сорауларга җавап бирер өчен Айдар якташы, дусты Илфат Шәеховны чакырган. Чөнки аның баянга гына кушылып һәм яңа чыккан җырларының берсен башкаруын үтенгәннәр.

 

Бәйле