Нәни җырчы Әминә Әхмәтҗанова Россия көнендә Кол Шәриф, Сөембикә төшкән үзенчәлекле күлмәктә чыгыш ясый [фото-видео]

-- irina

//Tatar today//

12 июнь, Татарстан башкаласының Кремль яры буенда Россия көне бәйрәменендә Әминә Әхмәтҗанова Россия көнендә данлыклы тарихи биналар — Кол Шәриф, Сөембикә манаралары төшкән күлмәктән чыгыш ясый. Талантлы кыз күлмәге белән генә түгел чыгышы, сөйкемлелеге белән дә җәлеп итә. Нәни җырчы “KAZAN” бию төркеме белән бергә “Дим-дим” җырын башкара.

 

Казанда Россия көне бәйрәмендә Венера Ганиева, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, “Ямьле”, “Караш” төркемнәре һәм башка эстрада җырчылары да чыгыш ясый.

Әминә  балалар өчен татар телендә баручы  бердәнбер ШАЯН ТВ телеканалының проектларында актив катнаша. Шуңа да «Шаян»нар аны, «Безнең нәни кызыбыз Әминә» дип яратып дәшәләр.

Бәйрәмдә Әминә Россияның һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганеева, ТНВ алып баручысы Зөлфәт Зиннуровлар белән фотога төшәргә өлгерә.

https://www.instagram.com/p/BypcUnQIypP/?igshid=9z8mibp2rvo1

Әминә безнең дә игътибарны җәлеп итте, ул бик күп фестивальләр җиңүчесе икән. Алга таба Tatar Todayда Әминә Әхмәтҗанова турында тулырак язачакбыз, күзәтеп барыгыз.

Фотолар Әминәнең Инстаграм битеннән алынды


Бәйле