«ШАЯН ТВ» каналында реалити-шоудан соң, «КАРАШ» төркеме нигә кастинг оештыра?

-- Гузель

Татар эстрадасында танылып килүче «КАРАШ» төркеме үзләренә тагын бер катнашучы эзли һәм кастинг оештыра. Исегезгә төшерәбез, «КАРАШ» төркеме «ПРОДВИЖЕНИЕ» иҗат студиясе базасында оешкан. Егетләр төркемгә үзләре дә кастинг аша эләккән.

Төркем 4 егеттән тора.
Айназ Ахунов – әйдәп баручы вокалист, лидер.
Дамир Зиннәтуллин – вокалист.
Булат Нәбиуллин – рэпер, әйдәп баручы биюче.
Руслан Жакипов – вокалист.

Егетләр 2018 елның сентябрь аеннан башлап, көн саен студиядә вокал, хип-хоп, акробатика, актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, гомумфизик әзерлек кебек юнәлешләрдә шөгыльләнәләр. Шулай ук үз номерларын кую өстендә эшлиләр.

Төркемнең төп максаты: заманча сыйфатлы музыка аша балалар һәм яшьләр арасында татар телен популярлаштыру. Алар яшьләрнең татар телендәге җырларга карашын үзгәртергә, татар музыкасының заманча поп-музыка тенденцияләреннән калышмавын күрсәтергә тели. Шуңа төркеменең исеме дә – «КАРАШ» дип атала.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, күптән түгел егетләрнең «Шаян ТВ» каналында егетләр турында барган реалити-шоу тәмамланды, барлык чыгышлар да аларның ютуб каналында урнаштырылган.

“Караш” төркемен зур проектлар, планнар һәм үсеш көтә. Шуңа күрә аларга бишенче катнашучы кирәк. Әгәр синең әлеге төркем белән бергә эшлисең, иҗат итәсең килсә, аларга кушылырга ашык.

Моның өчен нибары түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

1. Инстаграм аккаунтына #КАРАШкастинг хэштегы белән җырлы видеоязмаңны куярга.

2. Анкета тутырырга һәм өстәмә фото-видеоматериаллар белән җибәрергә. Анкетага сылтама https://forms.gle/4hneMbUzceugkdUw5

3. Булган бар сәләтләреңне күрсәтергә.

Анкеталар 16 июньгә кадәр кабул ителә. “КАРАШ” нәкъ менә сине көтә!

Бәйле