Россия җыелма командасының элеккеге капкачысы йортында килеп чыккан фаҗига урынын видеога төшерәләр

-- Alfia

// Tatar today //

Хоккей буенча Россия җыелма командасының элеккеге капкачысы Максим Соколовның 15 яшьлек улы спортчының Ленинград өлкәсендәге шәхси йортында килеп чыккан җинаять эшен кылуда шикләнелеп, кулга алына. Россия тикшерү комитеты хоккейчының хатыны һәлак булган урыннан кадрлар тәкъдим итә.

Башта: «Иринаның 18 яшьлек улы – Максим, әнисе белән булган низагтан соң, пычак алып, беренче әнисенә,  аннан 15 яшьлек энесенә ташлана. Ләкин энесе үзе абыйсының муенына берничә тапкыр пычак белән җәрәхәт ясый,» —  дип хәбәр ителгән иде.

Соколовлар гаиләсендәге фаҗига 13 июнь, көннең икенче яртысында, Всеволожск районының Яңа Романовка коттедж поселогында була.

Ләкин соңрак Иринаның кече улының кулга алынуы, нәкъ менә аның төп шикләнелүче булып калуы хәбәр ителә Россия тикшерү комитеты тарафыннан. Гаиләдәге конфликт сәбәпләре турында бернинди мәгълүмат та җиткерелми.

Фаҗига урынында ясалган видеоязмада пычакта һәм аш бүлмәсе идәнендә кан эзләре күренә.

 

Видео youtubeтан, фото һәм мәгълүмат Вести.Ru сайтыннан

 

 

Бәйле