Лилия Хәмитова: «Тулы заллар юк. Димәк, кирәгем шулкадәр генә»

-- irina
Заманында “Буран дулый” җыры белән сәхнәдә бураннар дулаткан Лилия Хәмитова бүген әнисе Кифая ханым һәм 14 яшьлек улы Әмир белән Арчада яшәп ята. Йорт-җирләрен яңартканнар. Җырчы өчен бакча сезоны башланган.

– Лилия Хәмитова кая югалды икән?

– Югалды дип, югалмадым инде… Радио, телеэкраннардан гына киттем. Чакырган җиргә барам, эшлим.

– Яңа җырлар яздырасызмы соң?

– Бер ел элек яздырган идем, әлегә шул гына. Яңа җырлар яздыруның мәгънәсен күрмим. Аны яздырдым да, “О, әйбәт җыр булды бу!” түгел. Клип төшерергә, радио-ТВга бирергә, танытырга кирәк. Ул әйбәт җыр булганчы…

– Эшләргә кирәкме?

– Түләргә кирәк! Түләү өчен эшләргә кирәк. Хәзер бәяләр ничек сикерде бит! Коточкыч!

– Арчага кайтып китүегезгә ничә ел булды инде?

– Башта Казан белән Арча арасында йөрдем. Ә бөтенләй Арчада төпләнүемә алты ел. Балам Арчада укый бит минем. Әни ялгыз. Абыйлар аерым тора башлады. Әни ялгыз калмасын дидем. Баланы әнигә ташлап китү дә дөрес түгел. Хәзер элеккеге кебек бер дә кайтып кермичә, гастрольләрдә йөрү бетте.

– Ә нишләп туктадыгыз?

– Тулы заллар юк. Димәк, минем кирәгем шулкадәр генә. Группадагы кешеләрне азаплап ник йөрим? Аларга түләргә кирәк, зыянга эшли алмыйм бит инде.

– Әллә халыкның акчасы юк микән?

– Акча юк дип тормыйлар бит, башка җырчыларга йөриләр. Димәк, минем кебек җырчылар кирәк түгел. Мин “неформат” бит, сикереп, биеп җырлый торган җырчы түгел, туры басып җырлыйм. Башкалар сикерә дип сикерер идем, килешми миңа. Сәхнә яшьлекне, матурлыкны ярата. Хәзер яшь тә бара инде. Вакытында матур гына китәргә кирәк, яшьләргә урын бирергә.

– Вакытында – ничә яшьтә инде ул?

– Кем ничек саклана бит. Кем 50 яшьтә дә матур, кем 65тә дә. Тавыш белән генә түгел бит, артист өчен тышкы кыяфәт тә мөһим.

– Әниегез Кифая апа ни хәлләрдә?

– Әйбәт, Аллага шөкер, быел 72 яшь була.

– Сезнең дә игезәгегез бар бит әле...

– Без ике капчыкта яткан игезәкләр. Алия бөтенләй миңа охшамаган. Кыяфәт белән дә, холык белән дә. 2 майда өйләре янды әле аларның, мәшәкатьле вакытлары…

– Икенче елга 50 яшьлек юбилеегыз. Ничек уздырырга уйлыйсыз?

– Беркайчан да туган көн уздырганым юк. Ул көнне яратмыйм, берәр җиргә чыгып китәргә тырышам.

– Ун ел элек Лилия нинди иде дә, хәзер нинди? Аерма бармы?

– Әлбәттә. Тәҗрибә җыелган. “Нәрсәне дөрес эшләмәдем икән?” – дип уйлыйсың. “Сәхнәдән нигә югалдым?” – дисең. Арчага кайтып, хатын-кыз башым белән йорт төзелешенә тотындым. Хатын-кызга хас булган сыйфатларны югалтмыйм дисәң, ир-ат эшенә тотынмаска кирәк икән. Аны ир кеше эшләргә тиеш. Ләкин тиеш белән генә түгел шул, булмаган ирне каян табасың?! Төзелеш дисәң, алар бөтенләй качып бетә. Үзләре башлап эшли торган, йорт җанлы ир-атлар сирәк.

– Йорт яңартуга үзегез тотындыгызмы?

– Әйе. Ардырды. Кирпечен дә, балчыгын да ташыдым, өйдәге ремонтны үзем ясадым. Аңа кадәр абыйныкын эшләдек. Үземне бу өлкәдә начар белгеч дип әйтмәс идем хәзер.

– Бакча сезоны башландымы әле?

– Теплицага борычларны утыртырга әни көтеп йөри инде. Рассаданы үзем үстерәм. Җәй буе бакчада мин. Параллель рәвештә концертларга барып киләм. Гел акча дип чабасы да килми.

– Кош-корт, мал-туар тотасызмы?

– Юк. Авыз тутырып ит ашыйсы килми. Безнең балачак шул кош-корт, мал белән үтте, кирәк түгел. 100ләп тавык асрый идек.

– Банкетлардан кергән акчага яшисезме? Әллә берәр җирдә эшлисезме?

– Шул концерт-банкеттан кергәне җитә. Айга 3-4 банкет була инде.

– Җәен чит илгә ял итәргә барасызмы?

– Барысын үлчим дә, туктап калам. 10 көндә 100 меңне туздырып кайтасың… Ул минем тормышымда нәрсә үзгәртәчәк? Бары визуаль тәэсирләр. Шушы акчага мин рәхәтләнеп үземдә генә ял итә алам. Андый җирләргә яшьлектә йөрелгән инде…

– Буш вакытта нишлисез?

– Җәен – бакча, кышын кар көрәү. Үземдә кар бетсә, күршеләргә кереп китәм. Анда минем абый яши, әнинең энесе.

– Бик тыгыз элемтәдә торган дусларыгыз бармы?

– Андый элемтә кемдә бар ул хәзер? Тыгыз элемтәне телефон алмаштырды. Килеп керәсең өйгә, утырып сөйләшергә кеше юк. Бөтенесе телефонда казына. Ачуым чыга. Җизни белән игезәгем килә дә, Алия минем телефонны актара башлый. Минеке кызыграктыр инде… Урамда бала-чага да юк бит. Очрашсалар, телефонда утыралар. Ахырзамандыр инде бу. Җырчы Эльвира Хәйруллина белән күп еллар аралашып торабыз.

– Үзегезне нинди кош белән тиңләр идегез?

– Сандугач. Сайравы ошый.

– Ирегез белән күптән аерылыштыгызмы?

– Бу теманы кузгатасым килми. Димәк, шулай тиеш булган. Мин беркемне гаепләмим. Аралашабыз.

– Кабат гаилә корырга уйламыйсызмы?

– Тәкъдиреңә ничек язылган бит. Яшемне дә чамалыйм инде, беләм. Аннан ир эшен үзем дә булдыра алам, дип уйлап куям. Хәзер ялгыз яшәргә күнектем дә инде.

– Килеп танышучылар юкмы соң?

– Алар яныма килергә куркалар. Хәтта исәнлә­шергә дә.

– Ничә яшьтә кияүгә чыккан идегез?

– Безнең рәсми өйлә­нешү булмады бит. “Гражданский” бе­лән тордык. Шуңа кү­рә зурлап аерылышу, әйбер бүлешү булмады. Бү­ген ул миңа булышып, бала­сының хәлен белеп тора. Мин аңа рәхмәтле. 34 яшемдә әни була алдым. Икебез дә әйбәт, ике әйбәт кеше туры килми, күрәсең.

– “Гражданский” белән торуга хәзер ничек карыйсыз?

– Уңай. Ул кеше сиңа туры киләме-юкмы – торып карарга кирәк. Күпме чыгымланып, әти-әнине утка салып туйлар уздыралар. Нигә ул? Кеше алдында туй ясап, аннан шау-шу килеп аерылыш. Бер дә матур түгел.

– Тагын бала алып кайтырга теләгән идегезме?

– Бу баламны алып кайтканыма сөенеп бетә алмыйм. Улымнан соң бер кыз алып кайту теләге бар иде. Булмады ич. Бөтен көчемне шушы балага бирәм хәзер. Әле ул миңа: “Әни, бәлки сиңа русча җырлый башларгадыр?” – ди. “Мин генә җитмим инде анда”, – дим. Хәзер элекке кебек янып эшләмим. Өч ел элек миндә нидер сүнде, “Туктап калырга кирәк”, – дидем. Кабат янып иҗат итә башларга бер этәргеч кирәк.

Фото: инстаграм
"Акчарлак" газетасының 16 нчы май саны, 2019 нчы ел № 19

Бәйле