Отоларинголог Алсу Газизова «Тамак төбе шешү дә абсцесс белән тәмамланырга мөмкин»

-- irina

Җәй көне салкын кышкы чордагыга караганда да тизрәк тия һәм бик озакка сузылырга мөмкин. Табиблар да эссе вакытта тамак, борын, колак авырулары саны артуын әйтә. Моның сәбәбе билгеле – тирләп-пешеп, сусап урамнан керәбез дә суыткычтан салкын су, куас алып эчәбез. Икенче көнгә тамак шешкән була. Андый күңелсезлеккә юлыкмас өчен нишләр? Соңгы елларда нинди лор авырулары арта? Болар турында Республика клиник хастаханәсе табибы, отоларинголог Алсу Әнвәр кызы Газизова белән сөйләштек. Ул егерме елдан артык лор авырулы кешеләрне дәвалый, аларга операцияләр ясый. 

– Алсу Әнвәровна, соңгы елларда пациентларыгыз арасында нинди авырулар киң таралган?

– Район үзәк хастаханәләрендә тар юнәлештәге белгечләрне бетерделәр. Шуңа да күп авырулар безгә килгәндә өзлеккән була. Әйтик, маңгайга үлек җыелып, шул башка китә, менингит (баш мие сүрү ялкынсыну) күзәтелә, баш миендә эренле шеш үсә. Элек абсцессларны, ягъни эренле шешләрне, гадәти хирурглар яра иде. Хәзер дәүләт стандартлары буенча аларга бу эшне башкарырга ярамый. Ә инде авыру кешегә кичекмәстән ярдәм күрсәтелмәсә, тамак төбе шешү дә абсцесс белән тәмамланырга мөмкин. Шешне вакытында тамак эченнән кисмәсәң, ул муенга, аннары үпкәгә төшә. Алга таба медиастинит дигән авыруга әйләнә: күкрәк читлегенең урталык клетчаткасы ялкынсына. Бу – бик куркыныч чир. Хәтта пациентның гомере өзелү очраклары бар.

Муен флегмонасы дигән авыру да еш очрый. Бу вакытта тире асты клетчаткасының төгәл чикләнмәгән үтә көчле үлекләп ялкынсынуы күзәтелә. Гади итеп кенә әйткәндә, муен шешеп чыга. Пациентка гомуми наркоз ясап шешне ярабыз. Андый авырулар бик нык тәрбия сорый. Яраны юарга, бәйләвечләрен даими алыштырырга, сырхау кеше белән иң киме унбиш-егерме көн шөгыльләнергә кирәк. Трахея стенозы шулай ук еш очрый башлады. Тайпылыш көпшәсыман әгъзаның тулысынча яисә аның тышкы тишеме тараюны аңлата, ягъни тын юлы кысыла. Әйтик, кеше авариягә эләгеп, аны авыр хәлдә хастаханәгә китерсәләр, реанимациядә аппарат ярдәмендә сулыш алдыру өчен махсус көпшә куялар. Бу халәттә озак ятса, көпшә кергән урында җәрәхәт барлыкка килә һәм трахеяның ике стенкасы бер-берсенә ябыша, кеше сулый алмас була.

– Тамак әз генә кызарса да, бераз гына шешсә дә күбебез моңа әллә ни әһәмият бирми, узар әле, дибез. Димәк, сәламәтлеккә шул рәвешле битараф булу җитди тайпылышларга китерә?

– Тамак авыртып, авыз ачылмый башлый икән, кичекмәстән лор-табибка барырга кирәк. Юкса, әйткәнемчә, авыру муенга төшеп, өзлегү башланудан берәү дә сакланмаган. Кайберәүләр гаймориттан башы авыртса да белгечкә күренүне кирәк санамый. Болай йөрү фронтит дигән авыруга әйләнү белән хәтәр, ягъни маңгай куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсына. Хәер, район җирләрендә андый авыруларны дәваларга, маңгайны тишеп, үлекне агызырга әсбаплар да, белгечләр дә юк. Шуңа да өзлегүләр еш кабатлана. Тире белән сөяк арасына үлек җыелып, сөяк йомшый башлый. Ул чагында зарарланган сөякне дә алабыз, зыян күргән урынны чистартабыз. Маңгайның чокырланып калуы да ихтимал. Әлбәттә, мондый төр авыруларның күбесе инфекция эләгү сәбәпле килеп чыга һәм вакытында дөрес итеп дәваламагач аза, катлаулана.

Моннан тыш, тавыш бәйләвечләрендә дә фиброма, кытыршы җөй барлыкка килү очраклары ешайды. Тумыштан бугазда папилломатоз булган пациентлар бар. Монысы – бигрәк мәкерле авыру. Ул булганда лайлалы ярыда бер урында бик күп папилломалар барлыкка килә һәм аны бетерү мөмкин түгел. Андый пациентларны лазер, нур ярдәмендә дә дәвалыйбыз, Мәскәүгә дә җибәрәбез, тик барыбер авыруның тамырын корытып булмый. Папилломаларны алабыз, ә алар янә үсә. Бу авыруны галимнәр хәтта вируслы чир дип саный.

– Кайберәүләрнең тамагы еш шешә, аларга аны юдырып та карый, тик барыбер ахыргача, дәваланып, савыгып бетә алмыйлар. Ни өчен?

– Тамак төбен тонзиллор дигән җайланма белән юдырганда, аны миндальсыман бизләргә ябыштырып куялар. Бер көпшәсе тамакны юдыра, икенчесе эремәне суырып тора. Бу вакытта шулай ук ультратавыш белән дә тәэсир итәләр. Әлеге процедурадан соң тамак ялкынсыну бетте, тамак авыртмый, тән температурасы тәртиптә, буыннар сызламый икән, аңкау бизенә кагылмыйлар. Әгәр инде кеше ел дәвамында берничә мәртәбә үлекле ангина белән чирли икән, бу йөрәк, бөер, буыннар өчен бик зыянлы. Шуңа да андый очракта аңкау бизен алдырырга киңәш ителә. Абсцесс булып, тамак төбен ярганда да ул бизләрне алдыру хәерле. Чөнки анда куышлык барлыкка килеп, үлек җыелып тора һәм авыру кабатлана.

– Күпләр алдырырга курка…

– Әлбәттә, һөнәре тавышына бәйле кешеләргә, әйтик, дикторларга, артистларга, җырчыларга, хөкемдарларга һ.б. миндальсыман биз бик кирәк һәм алдырмасалар яхшы.

– Бугазда әйбер үсүнең нинди билгеләре бар?

– Тавыш утыра, карлыга, яңгырап тормый.

– Кемдер еш томаулый. Дәваланмасаң, ул тамак төбенә төшә, колакка зыян саламы?

– Борын әйбәт итеп сулаганда гына урта колакка дөрес басым килә һәм кеше яхшы ишетә. Борын ни өчен суламауның сәбәбе исә төрле: борын эченә полип үсү, аллергия, борын сөяге кәкрәю. Соңгы тайпылыш тумыштан килергә дә, имгәнү нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Борын суламау кешегә уңайсызлык тудыра, яшәү яме югала. Чөнки борын суламагач, организмга кирәк кадәр кислород керми, башы авырта, тиз арый, тавышы ямьсезләнә. Балаларда аденоид хәтта акыл үсешен тоткарлый, тешләмне (прикус) боза. Хәзер борын эченә киста үсүчеләр, казналык куышлыгында (гаймор куышлыгы) гөмбәчек үрчегән очраклар бар. Әлеге тайпылышны дәвалау өчен, казналык куышлыгы сөяген ватып, чистартырга туры килә. Гөмбәчек исә антибиотиклар күп эчкәч яки тешне дәвалаганда өскә пломба материалы керсә үсә башлый.

– Алайса тешне вакытында дәвалату да борын-колак сәламәтлеге өчен мөһим инде?

– Алтынчы, җиденче, сигезенче тешләр гаймор куышлыгының астында утыра. Шуңа да алар черек икән, гайморит башлануы бик мөмкин. Ул тештән киткән гайморит дип атала. Дәвалану өчен тешне алулары да ихтимал. Шуңа да вакытында теш табибына күренеп, җитешсезлек булса, аларны төзәтү хәерле.

– Еш күзәтелә торган колак авырулары турында да сөйләгез әле.

– Соңгы арада үлекле мастоидит еш кабатлана. Әлеге авыру булганда чигә сөягенең имчәксыман үсенте сөяк тукымасы һәм аның ояларының лайлалы тышчасы ялкынсына. Авыруның билгеләре дә авыр уза: кешенең баш әйләнә, ул коса. Борында тайпылышлар булып, ишетү көпшәсе аша колакка үлек китә икән, башта барабанда җыела, аннары сөяккә күчә. Тишелеп акмаса, колак артындагы сөяк йомшый. Операция ясап шулай ук чистартабыз.

– Газета укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

– ОРЗ белән авырганда табак төбе кызару, ягъни ларингит башлану бөтен кешегә дә таныш. Андый вакытта сөйләшмәскә, тавыш бәйләвечләрен сакларга кирәк. Чөнки аларга көч килеп, җөй хасил булу куркынычы бар. Кеше олыгайган саен лайлалы яры корый. Шуңа да кайнар ризык ашамау хәерле. Тешне көнгә ике мәртәбә тешне чистарткан кебек тамак төбен дә һич югы бер тапкыр чайкату зарур. Чөнки анда микроблар җыела. Әлбәттә, бөтен авырулардан да сакланып булмый, ләкин шулай да сәламәтлекне саклау, ниндидер җитешсезлек сизелүгә табибка мөрәҗәгать итү – һәммәбезнең дә бурычы.

Фото: cnyhealth.com
"Ашыгыч ярдәм" газетасының 2016 елгы архив саннарыннан алынды.

Бәйле