Филипп Киркоров очкан S7 авиакомпаниясе очкычы беренче тапкырдан Домодедово һава аланына төшә алмаган. Артист үзенең инстаграм битенә керткән видеодан күренгәнчә, очкыч башта шассига бәрелеп, икенче кабат күтәрелә башлый.
“S7 922 Варна – Мәскәү рейсы очучыларына профессиональлекләре өчен рәхмәт! Зарар күрмәдек бу юлы. Яшибез!” дип, язган Филипп Киркоров.
Артист Болгариядә 2 атна дәвамында гастрольдә булган. Үзе белән балаларын да иярткән. Алар да бу очкычта булган булырга тиеш.
Мәгълүмат «БИЗНЕС Online» Фото социаль челтәрләрдән