Яшь җырчы Лилия Хәйруллинаны дәүләт имтиханнарына кертмәгәннәр .
⠀
Америка Сабантуе белән Дәүләт имтиханы бер көнгә туры килү сәбәпле Лилия Хәйруллина имтиханнарда була алмаган. Ә кайткач тапшырырга рөхсәт итмәгәннәр.
Лилиягә экзаменнары белән алдагы елда җәфаланырга туры киләчәк. Җырчы үзе бердә боекмый: «Америкага барып кайту да укуга керә, минемчә. Тормыш дәресләрен алу кайвакыт мөһимрәк» — дип яза ул үзенең инстаграмында.
Мәгълүмат Лилия Хәйруллинаның инстаграмыннан алынды