Марсилия: «Тормышны үзем көтәргә өйрәнгән, зарланып, шыңшып йөрергә яратмыйм…» [видео]

-- Гузель

//Tatar today//

24 июнь көнне Марсилия үзенең гомер бәйрәме — туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан без җырчы белән әңгәмәне искә төшердек.  

— Марсилия, гаилә бәйрәмнәрен ничек үткәрәсез? Ничек әзерләнәсез? Нинди ризыклар пешерәсез?

— Гаилә бәйрәмен балалар белән уздырам. Ике улым да гаиләсе белән килә, мин тәмле ризыклар пешереп, көтеп торам. Балалар бәлеш, авыл тавыгы белән үзем кискән токмачлы аш — үскәндә күбрәк ни ашаганнар, шуны яраталар. Хәзер интернетта нинди генә ризык пешерү рецептлары юк, ят ризык эзерләп, кунакларымны шаккатырырга яратам.

— Тормышыгыздагы иң авыр мизгелләр һәм иң рәхәт чаклар нинди булды?

— Иң рәхәт чак — балачак булгандыр. Ваемсыз чак. Мин тормышны үзем көтәргә өйрәнгән, зарланып, шыңшып йөрергә яратмыйм. Авыр мизгелләр дә була инде. Ул мизгелләрне күпертми генә, тыныч кына жиңәргә өйрәнгән мин.

— Кәефегезне юк кына әйбер дә төшерә яки күтәрә аламы?
— Минем кәефне жиңел генә төшереп булмый, юкка барга бөтенләй игьтибар бирмим. Мин әби кулында тәрбияләнеп устем, ул бик кырыс, кирәк булса да, булмаса да ачуланырга ярата иде. Мин инде бу әйбергә өйрәнгәнмендер, ул ачулануларга бик исем китми иде. Әбиемә рәхмәтле дә мин, аның белән юк-бар сүзгә игьтибар итмәскә, гайбәт сүзләргә колак салмаска, үземчә яшәргә өйрәндем. Кәефне күтәрү бик жиңел, көн кояшлы, матур булса да сөенәм, табигать матурлыгы да кәефне күтәрә.

Марсилия! Сезне ихластан туган көнегез белән котлыйбыз! Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Имин тормыш, күңел тынычылыгы белән бәхеттә, муллыкта яшәргә язсын Сезгә!

 

Бәйле