Радик Юльякшин кем булган һәм кемгә әйләнә? 4 ел йөргән кызы Алинә Элвинның башка якларын ача

-- Alfia

Алинә Галимова Радикның йөргән кызы ролендә дүрт ел булган. Ничек микән ул Радик Юльякшинның йөргән кызы булу? Алар ничек танышканнар һәм ничек аерылышканнар? Бу хакта Интертат хәбәрчесе Алинә белән әңгәмә корган.

Әңгәмәдән аңлашылганча, Радик белән Алинә 2011 елның 1 июлендә Башкортстанда таныша. Радик ул елларны танылган җырчы булмаган, Алинә дә аның үзен һәм җырларын белмәгән. “Бәйрәм булгач, бер урында басып тормадым, билгеле, рәхәтләнеп биедем. Һәм бер мизгелдә безнең карашларыбыз бәрелеште. Мин апам белән идем. Радикның чыгышы тәмамлангач, барысы да автограф алырга киттеләр. Миңа исә барыбер иде, ләкин Радик үзе миңа телефон номерын бирде. Ул: “Концерттан соң очрашыйкчы”, — диде. Мин аны көтеп тормадым, кайттым да киттем,” – дигән Алинә.

Шуннан Радик Алинәгә Вконтакте социаль челтәрендә язган һәм үзенең клибында төшәргә тәкъдим иткән. Алинә оялса да, ризалыгын белдергән. Шуннан соң алар беренче дуслар булалар, аннан йөри башлыйлар. Бу вакытта Алинәгә 15 яшь кенә була.

Алинә әйтүенчә, алар 3 ел дәвамында дуслар булганнар. Радик беркайчан да Алинәгә бәйләнмәгән. Хәтта беренче үбешкәндә дә, рөхсәт сорап үпкән. Алинә, 18 яшь тулгач, Мәскәүгә күченгән. Алар көн саен очраша торган булганнар. Һәм бер көнне ул Радиктан: “Мин сиңа кем?” – дип сораган. Ул: “Син минем йөргән кызым”, — дигән. Шуннан соң гына Алинә үзләренең чын-чынлап йөрүләрен аңлаган.

Алинә Радикка тиз арада гашыйк булган, дәресләрдә дә гел аның турында уйлап утырган, әнисенә дә бу хакта сөенеп сөйләгән.

Радикның кыйбатлы бүләкләр дә биргәне булмаган. Алар 2 ел элек аерылышканнар, 4 ел очрашып йөргәннәр. Радик, популяр булгач, үзе дә, Алинәгә карата мөнәсәбәте дә үзгәргән: «Без танышканда, аның күзләрендә нур бар иде, ә соңыннан алар буш булдылар.»

Радик кызлар белән языша торган булган. Алинә аның Гөлназ Асаева белән язышканын белгән. Бу турыда шелтә белдерә башлагач, Радик без дуслар гына бит, дия торган булган.

Радик өчен карьера төзү беренче урынга баскач, алар аерылышканнар. «Аерылышасым килми иде, ләкин башка чарабыз калмады. Без аерылышканда, ул елады.» Алар хәзер аралашмый икән, ләкин Алинә аның белән аралашып алудан баш тартмас иде, «бәхетлеме син», дип сорар иде. Алинә Галимова хәзер дә кырт кисеп, Радикны яратмыйм дип әйтә алмый. Бары тик, билгеле бер сәбәпләр аркасында, аның белән бергә булуның мәгънәсен күрми.

 

Мәгълүмат intertat.tatar сайтыннан

 

 

 

Бәйле