«Чәчем белән җир себердем, балаларыма югары белем алдырдым. Хәзер уйлыйм — кирәк булдымы икән?..»

-- irina

Елга бер тапкыр гына килә торган Әниләр көне – әниләрне олылаучы бәйрәм ул. Әниләре булганнар котларга ашыга, булмаганнары – сагынып исенә төшерә бу көнне. Алар исән вакытта кадерләп, зурлап ихтирам күрсәтергә кирәк. Әнисез калгач, беркем дә сиңа кадерләп, «балам», дими. Менә шул вакытта гына аңлыйбыз әниләрнең ничек кирәк икәнлеген. «Эх, – дисең, – әни булса иде, башымнан йомшак, җылы куллары белән сыйпап: «Улым, бирешмә!» – дип күңелләрне күтәреп җибәрсә иде», – дисең.

Менә шундый уйлар белән йөргән бәйрәм көннәрендә очраттым да инде мин аларны. Бу егетне мондый хәлдә беренче генә күрүем түгел. Егет иртә баштан исерек иде һәм аны җитәкләп, кем дисезме, әнисе кайтып килә иде. Кайсыдыр анага – бәйрәм, ә кайсысынадыр менә шундый кайгы китерә инде ул балалар. Мин аларны читтән генә озатып калдым. Улы, исерек килеш, аңлашылмый торган телдә нәрсәдер үзалдына сөйләнеп кайта, ә әнисенең кеше күз алдында сер бирәсе килмичәдер инде: «Әйдә, улым, әкрен генә атлап үз өебезгә кайтыйк без», – диеп, шундый йомшак, аналарга гына хас җылы тавыш белән улына дәшүе минем йөрәкләрне «өзеп» узды. Әни кеше шундый вакытта да әни булып кала белә бит, дигән уй баш миенең кайсыдыр өлешенә кереп урнашты. Ә егеткә килгәндә, «исереккә дөнья тубыктан», дигәндәй, аякларын көчкә сөйрәп, кайбер урыннарда әнисе дә булышкалап, юлларын дәвам итте алар.

Бу күргәннәр хәйран вакытлар исемнән чыкмады. Урамда олы яшьтәге апалар очраганда да йөзләренә текәлеп карый торганга әйләнеп киттем, чөнки ул көнне күргән ана кешене бер очратасыма ышана идем. Беләсем килә иде минем, ничек шундый яшь егет шундый түбәнлеккә, аракы чоңгыллыгына төшә алган? Исерек вакытында әнисен интектереп, икенче көнне аның күзләренә ничек итеп карый ала икән? Әллә инде мондый түбәнлеккә төшкәч, оялу дигән төшенчәне югалта микән? Аңлый иде микән ул егет әнидән дә кадерлерәк кешенең юклыгын?

Очраштым бит мин ул әни кеше белән. Кайда дисезме? Һич уйламаган урында, район китапханәсендә очрашу насыйп булды безгә. Мин кергәндә, ул кулындагы гәҗиттән ниндидер язма укып утыра иде. «Бик кызыклы язма укыйсыз ахрысы, елмаеп та куйгалыйсыз», – диеп сүз куштым мин аңа. Олы яшьләрдә булса да, матурлыгын, мөлаемлыгын җуймаган ханым башын күтәреп карады да, аптырабрак кына: «Әйе, әллә нигә бер, вакытым булганда, монда кергәләп, атналык гәҗитләр белән танышып чыгам. Элеккедән калган гадәттер инде, яшь вакытымда укырга бик ярата идем. Әле үзем шигырьләр язу белән дә шөгыльләнә идем, – диеп куйды. – Хәзер гәҗит бәяләре югары булгач, язылып та булмый». Мин дә, шушы мәлдә сөйләшүне дәвам итәсем килеп, үземнең дә бик еш шушында кереп матбугат белән танышып чыгуымны әйттем. Сүземне теге көнне күргәннәргә якынайтырга тырышып, аларның безнең бистә кешеләре түгеллеген искәрдем. «Бер дә безнең як кешеләренә охшамагансыз сез», – диеп тә өстәп куйдым. Бу ханымга минем шушы сүзләрем генә кирәк булган ахрысы, ул бераз нәрсәдер уйланып торды. Бәлки ул, бу ят кешегә сөйләргәме, юкмы, диеп уйлангандыр. «Әйе, без читтән, җылы як республикаларның берсеннән кайттык. Ул вакытта тормыш иптәшем Васыйл да безнең белән яши иде әле. Мин үзем чит районныкы. Васыйл Сабадан иде, шуңа да шушында кайтып төпләнергә карар кылдык. Кайтканда күп акчабыз юлга бетте, шуңа да яхшырак йорт сатып ала алмадык. Ул вакытта кызыбызга өч яшь кенә иде әле. Кулыбызда белгән һөнәр дә юк иде. Ирем Васыйл бер оешмага чылбырлы тракторга утырды, иртә таңнан басуга чыгып китә иде. Эшләвен күп эшләсәләр дә, гаилә тоту өчен акчасы аз иде аның. Кайбер көннәрне хәйран гына кызмача да кайта иде. Мин үзем монда кайтканда икенче балама авырлы идем, эш эзләп йөрмәдем. Икенче балам ир бала булып туды. Илгизәр диеп куштык. Кыш көннәрне Васыйлга да эш булмый иде. Менә күз алдыңа китер, бер тиенсез утырып кара әле син! Ярый әле Васыйл җәй эшлисе хисапка эш урыныннан бераз акча яздырып ала иде, хет ипигә булса да җитә иде. Калганы белән күрше-күлән булыша иде, рәхмәт төшкерләре. Шулай бер кышны Васыйл, эш эзләп карыйм, дип башкалабызга китеп барды. Шул китүеннән башка күрмәдек без аны. Казанда йортка кергән икән, дигән сүзләр генә йөрде. Менә шуннан соң башланды инде мәхшәр көннәрем. Улым Илгизәрне кулга күтәреп, эш эзли идем. Кем сине шундый яшь бала белән эшкә алсын, ди? Аның өстенә өйдә алтынчы яше белән баручы кызым да бар бит әле. Күпчелек вакытларда балаларны күршедә яшәүче Гайникамал әбигә калдыра идем.«Акчам булгач, түләрмен», – ди идем. Урыны җәннәттә булсын, яхшы карчык иде, аңлагандыр инде минем ул әҗәтләремне түли алмаячагымны. Менә шулай эзли торгач, бер автотранспорт оешмасына диспетчерлыкка өйрәнчек итеп эшкә алдылар. Минем иң бәхетле көннәремнең берсе иде ул. Гомерем буе шушы оешмада диспетчер эшендә. Кызым белән улымны да үзем белән эшкә йөртәм, кайбер көннәрне икесен бергә өйдә калдыра идем. Анда аларга күрше-тирә күз-колак булып, караштыргалыйлар иде. Алар икесе дә туйганчы ашамый үстеләр инде. Аның өстенә өйгә газ да кермәгән иде. Өс-башларына үзем тегеп киертә идем. Кызым тыңлаучан булып, ә улым, үз җаена, үз көен көйләп үскәнгәдерме, тыңлаусызрак үсте. Шулай да чәчем белән җир себерсәм себердем, икесенә дә югары белем алдырдым. Хәзер уйлыйм да, кирәк булдымы икән дим. Әтисе булмагач, улымны армиягә хезмәт итәргә дә җибәрмәдем. Икесенә дә эш урыннары табып бирдем. Ләкин улым аракы эчкәли башлады. Кызым азрак эшләде дә кияүгә китеп барды. Бер-бер артлы ике баласы туды. Миңа әйбәт яшиләр кебек тоела иде. Юктыр инде, яшәүләре кешечә булмагандыр, ике баласын күтәреп кире шушы иске нигезебезгә кайтып керде. Күпмеләр әйтеп карадым: «Килешегез дә бергә яшәгез. Яшь вакытта савыт-саба шалтырау була инде. Ә менә яшең олыгайгач, балаларың үзеңнеке булмый алар, йә иренеке, йә хатыныныкы булалар. Ә картлыкта бер-береңә ярдәмләшеп, бер-береңне аңлап яшәү өчен үзеңнең гомер иткән терәгең кирәк булачак», – диеп. Юк шул, колагына да элми, яше дә бара. Ул гел мин ярдәм итеп яшәр диеп уйлый микән? Минем дә яшем олы бит инде. Ә малайга килгәндә, анысыннан да «толк» чыкмады. Булган акчаларымны туплап, җитмәгәненә кредит алып, улымны үзе теләгән, үзе яратып йөргән кызына өйләндердем. Өйләнмәсә, бөтенләй бозылыр диеп уйладым. Киленгә безнең иске йорт ошап бетмәгәндер инде, күпмедер яшәгәч, башка чыгасы килә башлады. Әле туй әҗәтен дә түләп бетермәгән вакытлар иде. Акча юклыгын икесе дә өйдә вакытта әйттем. Улымның эше дә ул кадәр акчалы түгел иде. Турысын әйткән туганына ярамаган, дигәндәй, әйткән сүзләрем киленгә ошап бетмәде. Онык тугач, минем сиземләвем буенча, алар арасындагы каршылыклар тагын да кискенләште.

Аннан соң улым бик еш «төшергәләп» тә кайта башлады, кайбер көннәрне эшкә дә бармый, ә кайбер төннәрне үзем эзләп алып кайта башладым. Менә шундый тормыш каршылыклары аерды да инде аларның гаиләсен. Улым берничә мәртәбә артыннан ялынып барып та карады, ләкин киленнең кире безгә кайтасы килмәде. Менә нинди авыр тормыштан күтәрелеп яшәдем мин, балаларымны нинди авырлык белән үстердем. Алар мин биргән ашка таш белән җавап кайтардылар. Улымны савыктыру оешмаларына да алып барып карадым, юк инде, аз гына аек йөри дә тагын тотына эчәргә. Кайбер көннәрне, башымны кайларга алып качыйм икән, диеп тә уйлап куям», – дип сүзен тәмамлады бу олы яшьләрдәге ана кеше. Ул боларны сөйләп бетергәндә кечерәеп калган, төшенкелеккә бирелеп, үзенең бөек ана матурлыгын, сөйкемлелеген югалткан кешегә охшаган иде. Әйе, ул боларның барысын да аптыраганнан, балаларын дөрес юлга чыгара алмаганга зарланып сөйләде, ахрысы. Мин аңа үземнең Әниләр бәйрәме көнне исерек улын җитәкләп кайтуын күргәнемне әйтмәдем. Күпне күргән ананың болай да йөрәге яралы иде инде. Аерылышканда да: «Бәлкем, төзәлерләр әле», – диеп әйтәсе иттем. Ул миңа тутырып карады да: «Булыр микән инде, соңга калдым ахрысы», – диеп куйды. Ана ана инде ул, хәзер дә ул үзен гаепле саный әле. Балаларының бәхетле булуына да ышанычы сүнеп бетмәгән. Ә улын күрсәм, әйтәсем килә: «Нишлисең син, энем? Әниең сине нинди авырлык белән тәрбияләп үстергән, белем алырга ярдәм иткән, тормыш юлына чыгарган. Әниеңнең кадерен белеп яшә. Алайса, соң булырга мөмкин».

Фото: theepochtimes.com

Чыганак: Безнең гәҗит

Бәйле