// Tatar today//
Җырчы, танылган алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова инстаграм битендә үзенең бер язылучысына җавап итеп, чираттагы постын урнаштырган.
«Бәйләнерлек әйбер булмагач… Күлмәкләремә бәйләнә башладылар инде. Директка яза берәү, Сабантуйда да, концертта да шул бер үк күлмәкләр, ди. Аптырагач үземнең постларны карап чыктым, күлмәкләр алмашына кебек, бер үк түгел бит. Икенчедән, инде күптән концерт куйган юк ич, бигрәк тә бу күлмәкләр белән,» — дип яза Гөлназ.
Мәгълүмат Гөлназ Шәрипҗанованың инстаграм битеннән