Татар эстрадасының иң популяр артистларының берсе Казанда һәм Уфада ресторан ачмакчы

-- Alfia

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) Казанда һәм Уфада үз лейблы астында рестораннар ачарга ниятли. Бу хакта ул интервьюсында сөйләгән.

«Көзгә таба безнең Уфа һәм Казанда үз рестораннарыбыз ачылачак. Шул ук вакытта без тыңлаучылар өчен брендлы кием-салым һәм башка эшләнмәләр чыгарабыз. Безне тыңлаучыларга, караучыларга җайлашабыз һәм кешеләргә кирәкле эшләнмәләр җитештерергә тырышабыз. Бер генә өлешебез булса да алар белән булсын өчен», — дигән Юльякшин.

Аның сүзләренә караганда, ресторанда шул исәптән милли ризыклар да булачак. Шулай ук анда тыңлаучылары белән очрашулар да үткәрү планлаштырыла.

 

Фото - gejzer.ru, мәгълүмат business-gazeta.ru сайтыннан

Бәйле