Актанышта канлы фаҗига: Бер вәхши зат ике гомерне пычак белән чикләгән?

-- Alfia

2 июль кичендә Әҗәкүл авылында теркәлгән канлы фаҗига авыл халкын гына түгел, районны тетрәндерде. Моңа кадәр Актаныш районында мондый хәлнең булганы юк иде дип искәртә тикшерү органнары да.

2 июль кичендә Әҗәкүл авылында теркәлгән канлы фаҗига авыл халкын гына түгел, районны тетрәндерде. Моңа кадәр Актаныш районында мондый хәлнең булганы юк иде дип искәртә тикшерү органнары да. Бер кичтә – ике мәет.  Иң аянычы – аларның гомер чиген кеше дигән вәхши билгеләгән.

2 июль 20.55 минутта районның ашыгыч ярдәм бүлегенә Әҗәкүл авылында гомер итүче 1955 елгы гражданның үз өендә аңсыз ятуы хакында хәбәр килеп ирешә. Шалтыратучылар аның яшәү билгеләре булмавын да әйтә. Урынга ашыгыч ярдәм бригадасы белән бергә участок вәкиле дә юл ала. Кызганычка каршы,әйтелгән адреска килгән медицина хезмәткәрләре  Р.Я.ның үлемен генә терки, бу вакытта мәеткә башка ярдәм кирәк булмый инде.

Ашыгыч ярдәм бригадасын чакырган күршеләр ихатадан чыгып китүчене дә күреп калган була. Татарстан эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге  оператив хезмәткәрләре җинаять кылуда гаепле булырга мөмкин затны эзләүгә керешә. Погонлы закон сакчыларның күз уңыннан шикләнелүче торган йорт та, аның еш була торган урыннары да, ул аралашкан контингент та, хәтта туган нигезе дә  читтә калмый.

Җинаять кылуда гаепле булырга мөмкин затны Әҗәкүл авылының бер йорт ишегалдында табып алалар. Оператив хезмәткәрләр йорт эчендә тагын бер көтелмәгән хәлгә тап була: биредә аларны тагын бер мәет  каршы ала, бу юлы – хатын-кызныкы. 1955 елгы гаражданканың үлеменә дә  шушы ук  кеше сәбәпче дигән фараз әйтә тикшерүчеләр. Шикләнүче кулга алына.

Вакыйгалар агышын барласак, башта җинаять кылуда шикләнелеп   кулга алынган зат Р.Я.ның өендә, аның белән берлектә, спиртлы эчемлек куллана. Эчкән вакытта ике шешәдәш арасында низаг  килеп чыга. Нәтиҗәдә җинаять кылуда шикләнелүче  1955 елгы гражданга уннан да ким булмаган санда пычак белән кадый һәм җинаять кылган урынны калдырып чыгып китә.

Якынча бер сәгатьтән соң ул Р.З.ның ишеген шакый. Монда да спиртлы эчемлекләр куллану дәвам итә. Беренче очрактагы кебек үк, конфликт килеп чыга. Бу юлы да низагка нокта канлы пычак белән куела: муен һәм баш өлешенә ясалган яралар  гражданканың үлеменә китерә.

Хәзерге вакытта әлеге вәхшиләрчә кылынган җинаятьне тикшерү белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә. Һәр факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаять кылуда шикләнелүченең Актаныш районы гражданы булуы һәм моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганлыгы мәгълүм. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ике эш уртак производствога берләштерелеп, судка җибәреләчәк.  Бер сәгать аерма белән ике гомерне кыючыга карата җәзаны, аеруча кансызлык белән кылынган җинаять икәнен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Югары Суды билгеләчәк.

Пычак белән чикләнгән ике гомерне кире кайтарып булмый, билгеле, әмма әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче  затның гаебе расланып, ул  үз җәзасын тулысынча алыр кебек…

 

Мәгълүмат aktanysh-rt.ru сайтыннан

Бәйле