Җырчы Илвина: «Кызым мине яңа эш башларга рухландырды!»

-- Alfia

// Tatar today //

Җырчы Илвина кызы белән махсус кием коллекцияләре чыгара башлаган. Бу хакта ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.

— Кызым мине еллар дәвамында тупланган белемнәрем, күнекмәләрем, тәҗрибәмне тормышта куллану өчен, яңа эш башларга рухландырды.  Балаларны без генә түгел, ә алар да безне тәрбияли. Балалар — безне алга этәрүче көч. Алар безгә үсәргә ярдәм итә, барлык мәгънәдә дә яхшырак булырга булыша! Балалар турында кайгыртып, без сәләтебезнең яңа кырларын ачабыз, кыюлыкка ирешәбез.

Motion Kids брендының идеясе бизнес-проект буларак түгел, ә тормышымның закончалыклы дәвамы буларак  барлыкка килде. Мин җиде ел кызымны тәрбиялим, кием сайларга өйрәтергә тырышам. Кызым актив яшәү рәвеше алып бара, һәрьяклы үсеш ала, һәм, әлбәттә, мин, Раяна үзенә кызыклы әйбер белән иркенләп шөгыльләнсен өчен, бөтен шартларны тудырырга омтылам. Ә кием-салым — ул үз-үзеңне яхшы хис итү өчен мөһим шарт. Бала көне буе хәрәкәттә. Еш кына тиз-тиз киенергә туры килә… Шул ук вакытта һәрвакыт матур булып каласы килә.

Кызым өчен футболка кебек гап-гади киемне сайлау авырлык тудыргач, күптән уйланылган кием коллекцияләре булдыруны башлап җибәрү вакыты җиткәнен аңладым!

 

 

 

Мәгълүмат Илвинаның инстаграм битеннән

Бәйле