Моңарчы булмаган хәл: Нинди хезмәте өчен ТНВ беренче клибын Айдар Ракиповка үзе төшергән? [видео]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

8 июльдә җырчы Айдар Ракиповның “Син минем теләгем” җырына төшерелгән клибы дөнья күрде һәм барлык социаль челтәрләр буенча таралды. Кыска гына вакыт эчендә дә клип бик күп караулар, фикерләр җыярга өлгерде.

Әлеге клипның тасвирламасында: “Клипның сценариясеннән башлап, сезнең тарафка кадәр җиткерү өстендә, ТНВ телекомпаниясенең баш режиссеры Алмаз Акберов җитәкчелегендәге команда эшләде. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез”, дип язылган.

Шунысын искәртик, моңарчы ТНВ каналының беркемгә дә клип төшергәне булмады. ТНВ Айдар өчен искәрмә ясаганмы, яки җырчы телеканалның беренче, бердәнбер тәҗрибә эшеме, вакыт күрсәтер. 

Әйтергә кирәк, Айдар бу җыры белән “Болгар радиосы”нда һәм ТНВ каналында барган “Кайнар хит” хит-парадында да катнаша. Монда кайсы җыр җиңәчәген тамашачы хәл итә. Җырчы җиңгән очракта, ул ел ахырында “Болгар премиясе” белән бүләкләнә.

Бәйле