100 ел элек татар авылларында иң күбе балалар үлә. Сәбәбен белсәгез шаккатасыз

-- Лейла

Дизайнер Илдар Әюпов 1865-1890 еллардагы авылдагы үлем статистикасы турында үзенең Facebookында яза.

«Айгөл авылында 1865-1890 еллардагы метрика китапларын  кириллицага  тәрҗемә иттеләр. Кызык әйберләр күп.

Мәсәлән, үлем турында язмалар. Елга 20-25 кеше үлә. Аларның икесе-өчесе өлкән яшьтә. Берничәсе -урта яшьтәге, калганнары-балалар. Нигездә, 5 яшькә кадәр. Ягъни үлгән кешеләрнең 80 проценты — кечкенә балалар булган.

Үлеменең яше һәм сәбәбе күрсәтелгән. Балаларның үлеме сәбәпләре нинди диеп уйлыйсыз?

Барысы да диярлек хәзер прививкалар ясый торган чирләрдән үлгән.

Мәсәлән,  елына 30га якын бала туды ди.  500 кешегә 20 бала үлә. Менә шундый күңелсез статистика. Сүз уңаеннан, хәзер 10000гә 50-60 бала үлә.»- дип яза ул.

Фото: auction.ru

Чыганак: Айдар Әюпов, Facebook

Бәйле