Гөлсирин Абдуллина җырлаганда кинәт сәхнәдән китә

-- Лейла

5 июль концерт вакытында Гөлсирин Абдуллинаның тавышы бетә һәм ул, җырлый алмыйча, сәхнәгә чыккан җирдән борылып кереп китә. Яшь җырчы тамашачыларыннан гафу үтенә.

«Кичә Ваһаповфест концертында җырларга чыккан җирдән Җәлил халкын куркытып борылып кереп китүем өчен гафу үтенәм! Тавыш югалды дә китте! Сезгә хөрмәтем зур, шуңа күрә яздырылган тавышыма сезне алдалап җырларга чыгасым килмәде. Икенче юлы рәхәтләнеп җырлармын дип сүз бирәм! Аңларсыз дип ышанам!» — дип яза җырчы.

Мәгълүмат Гөлсирин Абдуллинаның инстаграмыннан алынды

Бәйле