Татарстан трассасында хатын-кызны ике тапкыр бәрдерәләр [видео]

-- Лейла

//tatar-today//

Хатын-кызны җәяүлеләр кичүендә бәрдерәләр, ә аннан сон аны тагын бер автомобиль бәреп китә. Авария Яр Чаллы-Сарман трассасының 9 нчы чакрымында үлем белән тәмамланган.

Аварияне икенче машинада булган видеорегистратор төшереп алган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, трассада «Лада» шоферы каршыда барган машинаны узмакча була, шул ук вакытта җәяүлеләр кичүенә хатын-кыз килеп чыккан. Нәтиҗәдә, хатын-кызны бәрдергән, арттан килүче машина зыян күрүчене икенче кабат бәреп китә киткән.  Һәлакәт нәтиҗәсендә хатын-кыз күп санлы җәрәхәтләр алган һәм шунда ук үлгән.

Чыганак: Татарстан 24

 

Бәйле