Ландыш Нигъмәтҗанова балаларын нигә орыша?

-- Alfia

// Tatar today // Зәринә Хуҗина, КФУ студенты //

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә, яшьтәшләренә мөрәҗәгать итеп, татарча сөйләшергә куша. Бу хакта Ләйлә әнисенең инстаграм битләрендә сөйли.

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә күпләрне сәләте белән таң калдыра һәм үзенең фикерләре, сүзләре белән халыкны җәлеп итүен дәвам итә.

“Менә безне әни русча сөйләшкәнгә орыша. Без рәхәтләнеп сөйләшәбез татарча. Бергә сөйләшегез татарча. Рәхәтләнеп сөйләшәбез бит әби белән, бабай белән, әни белән, әти белән. Күп сөйләшәбез без. Сөйләшегез нормально”, — ди Ләйлә.

Видеоязма астында фикер алышу бара. «Сөйләшегез нормально, молодец, җимеш, сөйләшәбез, Аллага шөкер, күз тимәсен Ләйлүш”, “Молодец, Ләйлүш! Хәзер үк депутат итеп сайларга кирәк сине”, “ Җимешем, молодец. Әти-әнидән тора барысы да. Безнең балалар да гел татарча сөйләштеләр, хәзер зурлар, бары татарча сөйләшәләр”, “ Әй Ләйләкәем, дөрес әйтәсең. Менә минем кызым туганнар белән татарча сөйләшә. Ә иптәшләре белән гел русча. Татар китаплары укымый, аңламыйм, ди”.

 

 

Мәгълүмат Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграм битеннән

Бәйле