Татар җырчылары Айгөл өчен Татарстан президентыннан ярдәм сорый [видео]

-- Alfia

// Tatar today // 

«Болгар кызлары» солисткасы Айгөл Зәйнуллина үзенең инстаграм битендә янәдән халыкка мөрәҗәгать итеп, видео урнаштыруы хакында хәбәр иткән идек.

Элекке иренең гаризасы нигезендә Айгөлгә Россия чикләреннән чыгу тыела. Бу хакта «Ямьле» төркеме солисткасы Алинә Давыдова да үзенең инстаграм битендә видео урнаштырган. Биредә Айгөл нинди хәлдә калуын аңлата һәм Татарстан президенты Рөстәм Нургали улыннан ярдәм сорый. Алинә исә Татарстаннан бер төркем җырчылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре Айгөлнең бу мөрәҗәгатен халыкка таратулары турында җиткерә. Алинә Давыдова әлеге хәлгә битараф булмаучылардан ярдәм итүләрен сорый. Шундый ук эчтәлектәге язманы күп кенә татар артистлары үзләренең инстаграм битләрендә урнаштырдылар.

https://www.instagram.com/p/BzyOsmRFbS7/?utm_source=ig_web_copy_link

 

Мәгълүмат Алинә Давыдованың инстаграм битеннән

 

Бәйле