Гаҗәп хәлләр — Татарстанда кыр уртасында 3 метры кешеләр, балалар скелетлары чыга башлый [фото-видео]

-- Гузель

//Tatar today//

Аксубай районы Иске Кыязлы белән Кызыл тау авыллары арасында нефетьчеләр торба үткәргәндә, күпләп кешеләр җирләнгән урынга тап булганнар. Бу хакта Аксубайның инстаграмында хәбәр ителде, шулай ук ватсапта фото-видеолар таралды.

«Бу күмелү урыны якынча 1 гектар мәйданны алып тора. Кешеләр скелеты табутсыз һәм киемсез табылган. Алар арасында балалар да бар. Шулай ук, рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, 2 метр да 70 сантиметрлы кешеләр скелеты да очрый. Аларның кайберләрен тикшерегә алып киткәннәр.

Бу вакыйга белән кызыксынучылар рәсми хәбәрләр көтә һәм скелетларның кайсы вакытка каравын фаразлый. Кайберәүләр элек монда шәһәр булган һәм ул XIV-XV гасырга карый, көчле сугыштан соң, шәһәрне яндырганнар, вафат булучылар шуннан калган диләр. Моның мөселман зираты булуы да мөмкин, чөнки кешеләр кыйблага каратып күмелгән.

Хәзерге вакытта биредә Уфа һәм Самарадан археологлар эшли, сакчылар куелган», дип белдерде авыл халкы Tatar today хәбәрчесенә.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий