// Tatar Today//
Татар эстрадасының популяр җырчысы, автор-башкаручы Чәчкә инстаграмда үзе турында кызыклы факт җиткерә.
Чәчкә бөтенләй ялганлый белми икән.
«Берәрнәрсә хәйләли башласам, шунда ук тотылам, ирем Ирек күзләремнән үк белә дөресен әйтмәгәнемне. Шунын өчен ялганлап та тормыйм хәзер. Дөресен сөйлим, аның каравы күңел чиста!» — ди җырчы.
Аның «ялганларга өйрәтегез әле», дигән сүзенә тыңлаучылары «ялганларга кирәкми дә», дип җавап бирә.
Мәгълүмат Чәчкәнең инстаграм битеннән