Татарстан президентыннан балаларын кайтаруда ярдәм сораучы җырчы Айгөл Зәйнуллина күңелсез хәбәрләрен җиткерә

-- Лейла

//Tatar Today//

«Болгар кызлары»  төркеме солисткасы Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире балаларын урлап алып китүләре турында язган идек инде.  Суд таләпләренә карамастан, балаларның әтисе улларын кайтарырга ашыкмый. 

 

«-Тимур Шәрифуллин 3нче таләпне дә үтәмәде!!! Балаларны алып кайтмый! Ул да,аның әнисе, Шәрифуллина Тамара Имагол кызы да элемтәгә чыкмый.  РФ законнарына алар төкереп карыйлар һәм нәрсә телиләр шуны эшлиләр!!!» — дип яза кайгыга баткан ана үзенең инстаграмында.

Иртәгә Заря урамы, 24  адресы буенча урнашкан Совет районы судында 24 сәгать 30 минутта  чираттагы тыңлаулар булачак икән. Айгөл фикеренчә, элекке ире һәм аның әнисе үз максатларына ирешкәннәр: балаларны урлап, көйләп куйганнар.

https://www.instagram.com/p/B0QnPiInIMT/

Мәгълүмат Айгөл Зәйнуллинаның инстаграмыннан алынды

Бәйле