Чаллыда әтисе улының үле гәүдәсен 5 тәүлек үткәч кенә таба.
“Чаллы хәбәрләре” ачыклаганча, улы әтисенең шалтыратуына җавап бирмәгәч, ир-ат улын күрергә дип, ГЭС бистәсенә килә. 3/А-33 йорт фатирында ул улының үле гәүдәсен утырган хәлдә табып ала. Полиция үткәргән тикшерү тәндә көч кулланып үтерү билгеләре булмавын күрсәткән. Экспертиза мәгълүматлары буенча, ир-ат якынча биш тәүлек элек үлгән була. Үлемнең сәбәбе ачыклана.
Мәгълүмат: chelny-izvest.ru Фото: pixabay.com
–
–