Татарстанда яшәүче хатын танышларын «незамерзайка»лы кайнатма белән агулый

-- Alfia

Татарстанда яшәүче хатын танышларын кайнатмалы «незамерзайка» белән агулаган өчен өч елын төзәтү колониясендә уздырачак. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

«Суд Алексеевск районының Лебяжье авылында яшәүче 48 яшьлек хатын-кызның апрельдә автомобиль тәрәзәләрен юа торган сыеклык белән юлда сату итүен һәм аны биш литрлы савыт белән өенә алып кайтуын ачыклаган. Ул «назамерзайка»га кайнатма салып болгаткан һәм кунакка килгән танышларына — 45 яшьлек хатын-кызга, 43 һәм 46 яшьлек ир-атларга тәкъдим иткән», – дип сөйләде Руслан Галиев.

Хатын-кыз эчемлек зыянлы түгел дип ышандырган, әмма үзе эчеп карамаган. Икенче көнне өч кунак та метил спирты белән агуланудан үлгән.

Суд хатынны «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм өч елга гомуми режимлы колония билгеләгән.

 

Мәгълүмат: tatar-inform

Фото: kazan.aif.ru

 

Бәйле