Чаллыда әти кеше улын күрергә килеп, аның үле гәүдәсенә тап була

-- Alfia

Чаллыда әтисе улының үле гәүдәсен 5 тәүлек үткәч кенә таба.

«Чаллы хәбәрләре» ачыклаганча, улы әтисенең шалтыратуына җавап бирмәгәч, ир-ат улын күрергә дип, ГЭС бистәсенә килә. 3/А-33 йорт фатирында ул улының үле гәүдәсен  утырган хәлдә табып ала. Полиция үткәргән тикшерү тәндә көч кулланып үтерү билгеләре булмавын күрсәткән. Экспертиза мәгълүматлары буенча, ир-ат якынча биш тәүлек элек үлгән була. Үлемнең сәбәбе ачыклана.

 

Мәгълүмат: chelny-izvest.ru
Фото: pixabay.com

Бәйле