Татарстанда үги кызын алты ел көчләп торган ир-атны 16 елга колониягә озаталар

-- Alfia

Татарстанда  кечкенә үги кызын алты ел көчләгән 37 яшьлек ир-ат 16 елга катгый режимлы колониягә озатыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерү һәм суд узган елның июнь аенда Әгерҗедә исерек 37 яшьлек Эльмар Капиловның бергә яши торган хатын-кызның өйдә булмавыннан файдаланып, аның 16 яшьлек кызын мәсхәрәләвен ачыклаган. Шул ук вакытта җинаятьче булган хәлләрне телефонга төшерергә маташкан», – дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Бу вакытта кыз ычкынып китә алган һәм әнисе киткән туганнарына барган. Укучы кыз барысын да туганнарына сөйләгән һәм Эльмар Капилов белән сөйләшүнең аудиоязмасын тыңларга биргән, ул аны планшетка яздырган.

Шулай ук кыз җинаятьченең аны алты ел көчләве һәм беренче тапкыр, аңа 10 яшь булганда, бу хәл булганлыгы хакында сөйләгән. Кыз үги атасыннан бик курыккан һәм берни дә сөйләмәгән, чөнки җинаятьче аңа төркем белән көчләү белән янаган.

Ир-атны «Балигъ булмаган зыян күрүченең көчсезлегеннән файдаланып кылынган көчләү», «14 яше тулмаган зыян күрүченең көчсезлегеннән файдаланып көчләү» маддәләре буенча гаепле дип тапканнар һәм 16 елга катгый режимлы колониягә җибәргәннәр.

 

Мәгълүмат: tatar-inform
Фото: newsbuzz.ru

Бәйле