Баулы районында Ык елгасында фаҗига була

-- Alfia

Баулы районында бер ир-ат Ык елгасында су астындагы чокырга эләгеп батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шаһит сөйләвенчә, ир-ат Ык елгасының сай җиреннән барган, бер мизгелдә ул кисәк кенә су астына киткән һәм кире чыкмаган. Ир-атның йөзә белмәгәне ачыкланган.

Фаҗига урынында № 109 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре, № 7 эзләү-коткару отряды табиблары килгән. Трал ярдәмендә акваториянең 800 кв метр мәйданын тикшергәннәр.

Өч сәгатьтән соң, дүртенче яртыда коткаручылар 45 яшьлек ирнең гәүдәсен табалар. Ул ярдан биш метр читтә, өч метр тирәнлектә табылган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform

Бәйле