// Tatar Today //
28 июль татар эстрадасында үз исемен танытып өлгергән җырчы Гүзәлем гаиләсе, якыннары белән туган көнен үздырып җибәргән булса, 29 июль шул уңайдан мөмкинлекләре чикле булган балаларга күңелле бәйрәм оештырды.
Әлеге күркәм чара Казанда урнашкан “Тантана” ресторанында узды. Инде менә икенче ел рәттән, шау-шу, пиар тудырмыйча, Гүзәлем туган көнендә изге гамәл кыла: балаларга, әти-әниләргә зур бәйрәм оештыра. Бәйрәмдә игътибарга лаек, көчле рухлы балалар җыелган.
Җырчы үзе әйтүенчә, бу бәйрәмне оештыруда олы йөрәкле ярдәмгә килүчеләр дә шактый булган. Инстаграмга күз салсак, бәйрәмдә балаларның күңелен күрергә нинди генә әкият геройлары килмәгән, нинди генә кызыклы уеннар булмаган.
Көн саен яшәү өчен көрәшкән сабыйларга шушындый эчкерсез, якты бәйрәм оештыручыларга мең рәхмәт диясе генә кала!
Мәгълүмат Гүзәлемнең инстаграмыннан