«Ул чирләшкә сиңа бала да табып бирә алмаячак» [булган хәл]

-- Alfia

«Ул чирләшкә сиңа бала да табып бирә алмаячак…» Тапты бит менә… Алма кебек ике сабые үсә. Яшьлек елларыннан күпме сулар аккан инде, маңгайга да сырлар төшкән, иренең күзләренә карап, иркәләнеп кенә яши. Ә менә беренче мәхәббәтен оныта алмады ул. Баштагы мәлне бөтен үпкәләрен җыеп хатлар язды аңа. Җибәрмәде, аларны утка ташлады, аннан көндәлеге битләрендә аның белән сөйләште. Күңел түрендәге бер сер иде ул. Гомер буе аның белән очрашу минутларын көтеп, күз алдына китереп яшәде… Очрашкач… юк, кирәк булмаган ул очрашу…

Бишенче сыйныфка күрше авыл мәктәбенә укырга бардылар. Гөлшат дус-ишләреннән аерылып тора иде. Коңгырт күзле булса да, чәчләре салам төсендә – сап-сары. Бик ябык кечкенә буйлы. Парта артына кереп утыруы гына булды, арттан, авырттырып, чәч толымын тарттылар. «Әй, чебеш, исемең ничек?» – дигән сүзләр ишетелде. Ачулы күзләре белән борылып караса, артында елмаеп кап-кара чәчле малай утыра. Беренче танышулары әнә шулайрак булды аның. Дуслыклары да шул көннән башланмады микән?! Дуслык әкренләп мәхәббәткә әйләнде. Рәзиф үзенең кечкенә Гөлшатын саклап-яклап кына йөрде. Унынчы сыйныфка җиткәндә егет кыз яшәгән авылга «олы юл» салган иде инде. Мәктәпне тәмамлагач, Гөлшат медицина училищесына укырга китте. Ике яшь йөрәкнең мәхәббәтен әти-әниләре, ниһаять, җитди итеп кабул итә башлады. Егетнең әнисе Гөлшатны яратмады. Киленне гәүдәле, эшкә нык булырга тиеш дип күз алдына китергән, ахры. Ә улы сайлаган кыз бигрәк чандыр, җитмәсә, йөрәк чирле икән дигән имеш-мимешләр дә йөри. Аның улына: «Ул чирләшкә сиңа бала да табып бирә алмаячак», – дип әйткән сүзләрен «дуслар» Гөлшатка бик тиз җиткерде. Аунап-аунап елады ул көнне. Рәзифсез калудан битәр, чынлап та бала таба алмам, корган агач булып яшәрмен микән дип куркып та, язмышына үпкәләп тә елады.

Рәзифне армиягә алдылар. Озатырга кайтмады ул. Аш вакытында егет янына авылның бик тә чая бер кызы кереп утырган икән дип ишетте. Моны инде Гөлшат хыянәт итеп кабул итте. Солдаттан килгән хатларга да җавап бирмәде. Алар аңа ихлас булып тоелмады. Бала табардай кыз белән хат алышсын әнә дип уйлады. Ә үзе берөзлексез сагышлы шигырьләр язды. Шулай да өйдә ялгыз кичләр уздырмады. Кечкенә генә Гөлшатка егетләр күзе төшми калмый иде. Тик берсен дә ярата алмады ул. Училищены тәмамлап, район үзәгендәге больницага эшкә кайтты. Армиядән кайткан Рәзиф Чаллыга барып урнашкан, диделәр. Күңеле белән көтсә дә, килмәде егет аның янына. Шул көнне беренче мәхәббәте белән кавышу турындагы өмете бөтенләй өзелде. Хәзер аңа кияүгә чыгарга, үзенә карата әйтелгән сүзләрнең нахак булуын расларга кирәк иде.

Район үзәгендә ерак туганнарында яшәде Гөлшат. Бервакыт аларга туган тиешле шәһәр егете кайтты. Ул һич кенә дә авылныкыларга охшамаган. Артык төпле дә түгел кебек, эш дип тә сикереп төшми, тик ниндидер сөйкемлелеге бар. Аның каравы, романтик. Яшь күңел шуңа сусаган иде бугай. Аның фәлсәфәләре дә кызык тоелды Гөлшатка. Ә иң мөһиме: ул Казан егете!

Ярты еллап хат алышканнан соң, Зөфәрнең тәкъдимен кабул итте Гөлшат. Кыз сорарга өч тапкыр килделәр кода булачак кешеләр. Гөлшатның әти-әнисе коры торды: шәһәргә биреп җибәрер кызыбыз юк. Авылда берәр егеткә кияүгә чыгып, фельдшер булып эшләр, картлык көнебездә терәгебез булыр дип хыялландылар. Җитмәсә, булачак кияү дигән кешенең бәйрәм яратуын да ишеттергәннәр иде. Өченче тапкыр кыз сорап килүләрендә Гөлшат әнисен өйалдына алып чыкты да: «Риза булсагыз да, булмасагыз да, бары аңа кияүгә чыгам. Китәм!» – диде. Шаулатып туй ясадылар. Ак күлмәкләрен киеп, Рәзифләр авылына барып, булачак ире белән язылыштылар. Очрамады. Туй вакытында да бер генә уй иде Гөлшатның: хәзер килеп керә икән, бернигә карамый, аңа ияреп китәчәк. Килмәде…

Бик авыр ияләште Зөфәргә Гөлшат. Төнге яратышудан соң, ире аркасын куеп йоклап киткәч тә, ник аның урынында Рәзиф түгел икән дип елап таңнар аттырды. Җитмәсә, кайнанасы да усал булып чыкты. Көмәнен дә бик авыр күтәрде. Берсен дә күрәсе килми иде аның. Бөтен юанычы шигырьләре һәм көндәлеге булды. Авылдан төпчек кызының хәлен белергә килгән әтисен аэропортка озата барганда учына акчаны йомарлап тотты. Әтисе күзләрендәге сагышны күреп: «Интекмә, кызым, әйдә», – дип әйтсә, тиз генә билет аласы да кайтып китәсе иде уе. Әтисе исә корсаклы кызына аталарча кайгыртучан караш ташлап: «Исән-имин генә котыл», – диде…

Баласы тугач бөтен назын, бөтен яратуын сабыена күчерде ул. Аңа инде дөнья да алай караңгы кебек тоелмады. Рәзиф тә томанда калгандай булды… Кыш көне сабые белән әниләренә кунакка кайттылар. Ире аларны бераз ял итегез дип калдырып китте. Бер кичне аларга ике туган тиешле егет килеп керде. Бусагада туктап, аптырап калды.

– Кер әйдә, Назыйм, мактап йөрисең, – дип әтисе аны чәй табынына чакырды.

Назыйм күзләрен әле әтисенә, әле әнисенә, әле Гөлшатка төбәде, читенсенеп кенә: « Гөлшат апа, анда Рәзиф абый килгән, сине сөйләшергә чакыра», – диде.

Әнисе корт чаккандай сикереп торды да, тиз-тиз генә чынаякларны җыештыра башлады, үзе куркып кына картына күз сала. Әтисе исә тавышын күтәрми генә:

— Әйт ул балага, монда яшь кызлар юк, ирле, балалы хатыннар гына, – диде.

Гөлшат зур якка чыкты да тәрәзәгә күз салды. Ут яктысында Рәзиф гәүдәсе шәйләнә иде. Гөлшатны күрүгә, карга бата-чума, тәрәз каршына ук килде. Ишарәләп, чык, алып китәм, диде ул. Гөлшат мин берүзем генә түгел, без икәү дип аңлатты. Икегезне дә алып китәм… Гөлшат әкрен генә башын селкеде. Соңга калдың инде, Рәзиф…

Ул еллардан бик күп сулар акты. Кызына иптәшкә малай алып кайтты ул. Дөнья мәшәкатьләре белән шигырь язулар да, көндәлекләр дә, хатирәләр дә онытылды. Тик аны бер күрү теләге йөрәкне җылытып яшәде. Тормышының иң авыр вакытларында аның белән булачак очрашуны күз алдына китерсә, яшәргә көч таба кебек иде ул. Күңелгә дәрт керә иде. Зөфәр белән начар яшәмәделәр. Киресенчә, малай да табып биргәч, ире аны өрмәгән урынга да утыртмады. Сине ирең назлап кына яши, диләр иде дуслары…

Ел саен парлап авылга Сабантуйга кайттылар. Рәзифләр авылы белән уртак бәйрәм үткәрелсә дә, бервакытта да очратмады ул аны… һәм менә 17 елдан соң күрештеләр. Сабантуйда классташларын очратып сөйләшеп тора иде, артында җанга үтә торган бер караш сизде. Борылып караса, аларга таба Рәзиф килә. Нәкъ элекке кебек, бер дә үзгәрмәгән, бары тик чәчләренә чал төшә башлаган. Күзләр очрашкач, алар дөньяда ялгызлары гына калган кебек булды… Янәшәсендә басып торган ире дә онытылды бер мәлгә… Шулай да берни сиздермәделәр. Элекке танышлар кебек кенә сөйләштеләр. Аларның мәхәббәт тарихларын белгән классташлары, хәл белешкәннән соң, елмаеп, китәргә ашыктылар. Ире дә әллә сизенде, әллә үзен ят итеп тойды. Үзегез генә сөйләшегез, дип китеп барды. Ә нәрсә сөйләшергә?! Сүзне кайдан башларга үпкәләрдәнме, хатирәләрдәнме… Сөйләшергә сүзләр дә юк кебек. Рәзиф аның номерын сорап алды да, саубуллаштылар…

Бер айлап вакыт үткәч, телефонда таныш булмаган номер чыкты. «Исәнме, Гөлшат. Мин бу!..» Гөлшат тын алырга онытты бугай. Ярый әле, иренең эштә вакыты. Балалар да өйдә юк чак.

– Сабантуйда сөйләшә дә алмадык. Ә бит әйтер сүзләрем күп иде. Юк, сөйләшәсем түгел, сине кысып-кысып кочаклап үбәсем килә. Яшьлектәге кебек. Йөрәк һаман синең исемне әйтеп кага икән…

Очрашырга сөйләштеләр. Класслары белән походка баргач беренче тапкыр үбешкән урман буенда күрешәчәкләр. Моннан дистә еллар элек урман ут янган, сап-сары яфраклар буранлап яуган вакытта үбешкәннәр иде бит алар. Ул тәм иреннәрдә һаман бетмәгән кебек. Сүнеп барган дәрт кабат уянды. Әледән-әле күрешү мизгелләрен уйлады Гөлшат. Рәзиф үзгәрмәгәндер. Юктан да кызык табып, көләргә генә тора иде ул…

Уку елы башлангач, авылга кайтырга теләк белдергән ире аңа сәерсенеп карады.

– Авылдагы апам быел гөлҗимеш күп, диде. Кызларына утырып кайтып, гөлҗимеш җыеп килим әле. Бер ял көнен ничек тә минсез генә үткәрерсез. Кыш буе эчәргә витамин булыр. Урман гөлҗимеше бик файдалы бит ул, – диде.

Җан-фәрман килеп бәрәңге алып яткан авыл халкында, билгеле, гөлҗимеш кайгысы юк иде. Бакчада булышканнан соң, гөлҗимеш җыеп кайтам әле дип, урманга таба атлады.

— Урман тулы кабан дуңгызы бик эчкә кермә, ул-буга очрый күрмә, – дип апасы озатып калды.

Авыл күздән югалды. Урман буеннан үзенә таба атлаган кеше күрде. Ул! Йөрәк урыныннан кубардай булып дөп-дөп тибә. Бер ике адым һәм менә ул кул сузымы җирдә генә. Икесе дә туктап калдылар… 17 елдан соң ялгыз гына очрашкан элекке сөйгән ярлар эндәшергә дә кыймады кебек. Бер-берсенең күзләренә генә туры карап тордылар. Тик икесенең дә күзләре үзгәргәнен сизделәр. Карашлары инде тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләрнеке. Сынап карый…

— Менә очраштык, – диде исенә килеп Гөлшат.

— Әйдә, теге аланлыкка барабыз,  балачакны искә төшерик әле, – диде Рәзиф.

Үткәннәрне искә алып, аланлыкны бик озак эзләделәр алар. Тик таба алмадылар. Урман чытырманлыкка әйләнгән иде. Аланлыкка гына түгел, йөрәкләренә дә юллар чытырманга әйләнгән икән. Гөлшат янында элеккеге шук, күзләре янып торган Рәзиф түгел иде. Ул бөтенләй башка. Тормыш йөге төялгән арбаны тартып баручы бер агайга әйләнгән икән бит ул. Әледән-әле тормыш авырлыгына зарлана. Хатыныннан да канәгать булмавын сиздереп алды. Элекке саф хисләрне пычрата торган теләге барлыгы да сизелде ирнең тел төбеннән. Юк, ул аның Рәзифе түгел… Аның белән бер кич булырга ниятләгән чит ир белән очрашуга килгән икән бит ул. Күкләрдә очкан, җүләр хатын син, Гөлшат… Ир һаман нидер сөйләде, Гөлшат аны тыңламады, бөтен теләге: тизрәк саубуллашу иде. Бөтен хыяллары чәлпәрәмә килде. Әлеге очрашуны гомере буе көтте бит ул! Бу аңа яшәргә көч  бирде. Буш хыялларга табынып яшәгән икән… Иркә-назын жәлләмәгән иренең кадерен белмичә, йөрәгенең иң түрендә бөтенләй ят исемне саклаган. Салкын гына саубуллаштылар. Рәзифнең тагын очрашырбызмы дигән соравы һавада эленеп калды. Моны ул үзе дә аңлады…

Әкрен генә басу юлыннан атлады Гөлшат. Яшьлек хатирәләре сызылып ташланды. Кирәк булмаган икән бу очрашу. Яшәсен иде ул тәүге, садә хисләр, күңелне җылытып торсын иде. Гөлҗимеш! Бәй, Гөлҗимеш җыярга оныткан бит. Юк, юк, җыярга кирәк. Кышкы кичләрдә гаиләсе белән гөлҗимешле чәй эчәргә яраталар бит алар. Кире борылды да, җил-җил атлап, урманга таба китте. Ялны ничек үткәрәләр икән дип бары тик гаиләсе хакында гына уйланды ул.

 

 Галия  Әхмәтова

 

Мәгълүмат: syuyumbike.ru

Бәйле