// Tatar Today // Tatar-inform //
Ләйсән Зарипова Даун синдромлы кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Европа чемпионатында 3 медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
24-29 июль көннәрендә Финляндиядә Тампере шәһәрендә Даун синдромлы кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Европа чемпионаты узды. Бу турнирда Россия данын Татарстан спортчысы, Саба өстәл теннисы мәктәбе укучысы Ләйсән Зарипова яклады.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча Ләйсән 3 медаль яулады: 1 «алтын» һәм 2 «көмеш».
Парлы разрядта ул Дита Андерева (Чехия) белән дуэтта беренче урынны алды. М.Маттео (Италия) белән катнаш парлы разрядта мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Ләйсән шәхси разрядта шулай ук көмеш медаль яулады, диелә бу хәбәрдә.
Медальләр ала, әмма Россия командасы буларак медаль ала алмый, чөнки ул Россиядә Даун синдромы белән теннис уйнаучы бердәнбер. Халык аңа уңышлар тели, киләчәк язмышы өчен борчыла.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar Видео: mash_breaking