«Шуннан соң никтер бер-бер артлы эшләре кирегә таба тәгәри егетнең»

-- Alfia

Әниләр үз балалары өчен җанын да ярып бирергә әзер. Аның өчен бала ун яшендә дә, егерме, кырык яшендә дә һаман сабый әле. Инде үз көнен үзе күрер яшькә җиткән улын яки кызын гел кайгыртып яшәүче әти-әниләр дә очрый. Бу хикәят шундый бер гаилә турында.

Кайчак мин аны базарга кадәр машинама утыртып алып баргалыйм. Әдибә апа күрше подъездда гына яши, аралашып торабыз.

Ринат аларның олыгаеп кына тапкан уллары. Аңынчы туган кызлары балачагында ук вафат булган.

Ринат үзе дә машинада йөри йөрүен, ләкин әнисенең аннан ярдәм сорыйсы килми. Кайчан карасаң да, авыр-авыр сумкаларны берүзе сөйри. Ник улыңа әйтмисең, дисәң, вакыты юк бит, аны борчыйсым килми, ди. Югыйсә улының машина кредитын ире белән икесенең пенсиясеннән түләп баралар. Болай да тормыш итәргә җитәр-җитмәс пенсиядән кредит та түләгәч, нәрсә генә калуын чамалап була инде. Бүген базарга баруы да шул акча җитмәгәннән. Иртә яздан кара көзгә кадәр бакчасында казганып үстергән бар яшелчәсен, җиләк-җимешен сатып акча эшли Әдибә апа. Эшли дип инде… уч тутырып алмаса да, бераз ярап куя ахрысы.

Кайчан гына тыңласаң да, сүзе гел улы турында гына. «Ринатка булышасы бар… Ринатка читен… Ринатка кирәк… Ринатка…» Туганда зәгыйфь, чирләшкә генә малай булып туса да, хәзер инде үгез кадәр ир Ринаты. Әдибә апа белән Камил абыйның бар тапканы кечкенәдән шушы малай өчен булган инде. Башта авырый дип кайгырганнар, нинди генә табибларга йөртмәгәннәр. Шөкер, бала ныгыган, үскән. Аннары инде мәктәптә башка балалар арасында ким-хур булмасын дип тырышканнар. Кая инде ким-хур булу – Ринат кигән киемнәр шәһәрнең җитәкче балаларында гына булса булгандыр.

Университетны тәмамлагач, яхшы гына эшкә дә урнаштыра алганнар үзен. Юк, сез уйламагыз тагын, эчеп, азып-тузып йөрүче түгел аларның уллары. Ләкин артык иркә, гел үзен генә кайгырта торган кеше. Башына бер уй килсә, башкалар ни дияр дими, үзенчә генә булсын. Инде улыбыз үзен-үзе карый ала, без дә бераз ял итәрбез, санаторийларга барып, сәламәтлекне ныгытырбыз дисәләр, уйламаганда гына Ринатлары кәләшен җитәкләп кайта. Әдибә апа килененнән зарланмый үзе, эшчән, акыллы кыз, ди. Баштарак бер фатирда яшәсәләр дә, яшьләрнең аерым яшиселәре килгәч, фатирларын сатып, Ринатларга һәм үзләренә аерым фатирлар алганнар. Берсе зуррак, берсе – хәзер Әдибә апалар үзләре яшәгәне – 18 квадрат метрлы «гостинка».

Инде тормыш җайланды, дисәләр, көннәрдән беркөнне Ринатлары эшләгән оешманы таркаталар, яшь ир эшсез кала. Аның үз эшен ачарга ниятләве әти-әни өчен шок була. Бизнес оештыру өчен үзгә бер талантың булу кирәк дип саный әни кеше. «Сез кайгырмагыз. Миңа хәзер беренчел капитал кирәк. Эшсез булгач, банк миңа кредит бирми, әйдәгез, сезнең исемгә алып торыйк, мин түләрмен», – дип, ничек итсә итә, ризалаштыра уллары. Бина арендалый, товар кайтарта… Кибетчеләр ялларга акча юк, прилавка артына хатыны баса. Әдибә апага да эш арта. Килене төнгә кадәр кибеттә булгач, өйләрен барып җыештыру, кайтышларына ашарга пешереп кую аның җилкәсенә күчә. Камил абыйның да сәламәтлеге какшап китә, йөрәгенә операция ясыйлар. Әнә шулай ике йорт арасында бәргәләнә ана.

Улларының эше болай ярыйсы гына барган кебек була. Хәтта тагын бер сату ноктасы ачу турында да хыяллана. Ләкин барысына да җитешү өчен машина кирәк. Әти белән әни аптырап бер-берсенә карый. Кирәктер дә, акчаны каян аласың? «Әни, Сания апа белән сөйләшеп карамыйсыңмы? Аның исеменә кредит алсак, түләвен үзем түлим инде мин аның…» Сания – Әдибә апаның бертуган сеңлесе. Улының елкылдап торган өр-яңа машинасына утырып, Әдибә апалар бер-ике тапкыр бакчаларына да барып кайтырга өлгерә әле. Аннары… Ринат машинаны бәрдерә. Ашыгычлык белән борылганда яннан килүче машинаны күрми кала. Шуннан соң никтер бер-бер артлы эшләре кирегә таба тәгәри егетнең. Әле янгын инспекциясеннән тикшерү килә, әле алган товары брак булып чыга, әле суыткычлары ватыла, әле тагын әллә нәрсә…

Барысын да көйләргә-җайларга акча кирәк. Ничарадан бичара дигәндәй, Сания апа исеменә алган машина кредиты да Әдибә апа белән Камил абый җилкәсенә кала шулай итеп. Әдибә апа бер дә зарланмый үзе. Дачаларындагы җиде алмагач ел саен шау чәчәккә күмелә, көзен алмаларын җыеп кына бетер. Көненә бер түгел, дүрт урый бакчадан: ике сумкадагысын сатып бетерүгә, тагын җыеп алып килә. Ярый әле пенсионерларга автобуста йөрү бушлай, дип шатлана бәгырькәем.

Әле менә тагын зур шатлыгы белән уртаклашты – Ринатлары бәби көтәләр икән. Хәзер бала әйберләре бик кыйммәт, булышмый булмас, дип тә өсти.

Үзенең дә аяклары авырта, Камил абый йөрәген тотып ята, тик аның өчен алары мөһим түгел. Иң мөһиме – улының гына бар да яхшы булсын, аңа гына авырлык килмәсен. Шуның хакына Әдибә апа үзе бар авылыкка да түзәргә риза.

 

 

Мәгълүмат: syuyumbike.ru

Бәйле