4 яшьлек бала әтисе артыннан китеп югала

-- Alfia

Әлеге хәл Красноярск краенда булган. Бу көнне малайның әтисе гөмбәгә юлланган, әнисе дүрт бала белән өйдә калган. Ишегалдында ике өлкән улын ташлап, ул кечерәкләре янына кереп киткән.

Ярты сәгатьтән соң чыкса, дүрт яшьлек улы юк, ә өч яшьлеге аның урманга китүен аңлатып маташкан.
Эзләү башланганнан соң берничә сәгатьтән өйдән чакрым ярым ераклыкта баланың аяк киеме табылган.

Баланың әтисе артыннан тайгага китүе ихтимал. Әле аны 250 кеше эзли.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru
Фото: my-sonya.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий