«10 минут эчендә бернәрсәсез калдык. 10 кеше» — Арча районында күп балалы гаилә йортсыз кала

-- Alfia

// Татар Тудей //

28 июнь Арча районы Кәче авылында  күп балалы гаиләнең йорт-җирләре янып бетә.

— Сәгать тугызда 10 минут эчендә бернәрсәсез калдык без. 10 кеше торабыз: балаларым, энем, энием бар.  Ирем белән энем иртә  белән алтыда эшкә чыгып киткән иде. Балалар урдәк-казларны суга төшерә киткән иде. Олы улым күршеләргә булышырга чыгып китте. Әнием белән икенче улым сарыкларга ашарга бирергә дип чыгып киткәннәр иде. Улым мунча ишеген ачып караса, эче ут белән әйләндереп алынган. Әнинең кычкырганына сискәнеп киттем. «Янабыз», дип куршеләргә керделәр. Күршеләр дә булышырга дип бик ашыктылар. 9 баламны утыртып калдырганмын каушавымнан. Күрше хатыннары алып чыккан өй эченнән. Өйне саклап була иде безнең. Тимер юл бүлеп тора, янгын сүндерүчеләр шунда тоткарланып тордылар. Авылдашларыбыз бик булыштылар. Бу хәбәрне ишеткәч, башка авыллардан да килделәр. Аларга да бик зур рәхмәт. Җирле үзидарә хәзер торган йортка ут кертергә булышты. Ул йорт әниемнең туып ускән йорты.

Әлеге гаиләгә сез дә булыша аласыз:

Вәлиәхмәтова Фәридә (https://vk.com/id224250787) — Сбербанк: 4276620035957053

Телефон — 89393654031

Бәйле